Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яңа дус

«Башлам бездән, дәвам сездән...» бәйгесенә

Айдарның күңелен сөенеч тә, бераз гына курку да биләп алды. Иртәгә ул яңа мәктәпкә бара...

Иртә җитте. Айдар көч-хәл белән караватыннан торып, битен юарга китте. Әнисе эштә булу сәбәпле, ул үзе генә мәктәпкә барырга мәҗбүр иде. «Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм» дип, үз-үзен тынычландырып, юлга чыкты. Тирә-якта күпкатлы яңа йортлар. Кояш та Айдарга карап елмаеп тора. Малай әнисенең укытучысына чәчәк алырга дип биргән акчаның беразына туңдырма алды да, аны ялый-ялый, юлын дәвам итте.

Яңа мәктәп Айдарлар яши торган йорттан ерак түгел. Малайның анда булганы бар. Ул бу гимназиягә әнисе белән документлар тапшырырга барган иде. Башка балалар белән бергә кереп киткәч, ишек төбендә басып торучы вахтер бабай да аңардан кемлеген сорамады. Аяк киемен салып, үзе укыячак сыйныфка атлады. Шунда гына укытучы апасына чәчәк алмавы өчен оялып куйды.

Сыйныф җитәкчесе Сәвия Нуриевна аны җылы каршылады. Айдарны укучылар белән таныштырды да өченче партадагы малай янына утыртты. Шул вакытта теге малай аңарга:

– Мин Сережа! – дип, кул бирде.

Исеме татарча булмаса да, татар телен су урынына эчә иде партадашы. Яңа танышының әтисе – керәшен, әнисе татар икән. Ул, тәнәфескә чыккач, Айдарга мәктәптәге тәртипләрне аңлатты.

– Монда җебегәннәрне яратмыйлар, син яхшы малайга охшаган, кыю бул, – диде ул.

Айдар бу сүзләрне күңеленә салып куйды. Кайтканда, аларның юллары бер якка иде. Сережа әле классташ кына түгел, күрше дә, Айдар күчеп килгән йортта яши икән. Шулай итеп, Айдарның беренче көне яңа дус табуы белән истә калды.


Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 7нче сыйныф Инсаф Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев