Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ве­ло­си­пед­лы Мө­нир

Мө­нир­гә әти­се ма­га­зин­нан өр-яңа ве­ло­си­пед са­тып ал­ды. Мө­нир ве­ло­си­пе­дын җи­тәк­лә­де дә урам­га чык­ты. Аның ти­рә­се­нә шун­дук ип­тәш ма­лай­ла­ры җы­ел­ды.

– Мө­нир, йө­реп то­рыр­га ми­ңа да би­рер­сең әле ве­ло­си­пе­дың­ны? – ди­де Ил­дус.

Бү­тән ма­лай­лар да:

– Эх, нин­ди ял­ты­рап то­ра! Бер ге­нә то­тып ка­рыйм әле, – ди­еш­те­ләр.

Мө­нир ве­ло­си­пе­дын бик кыз­ган­ды. Аның үз әй­бе­ре­нә бер­кем­не дә ка­гыл­ды­ра­сы кил­мә­де.

– Те­лән­мә­гез дә, бе­ре­гез­гә дә бир­мим, – ди­де ул кырт ки­сеп.

Лә­кин Мө­нир ве­ло­си­пед­та йө­ри бел­ми иде. Шу­ңа кү­рә аны, ве­ло­си­пед­ка утыр­гач ау­мас өчен, арт­тан кем дә бул­са то­тып ба­рыр­га ти­еш иде.

– Ярар, алай­са, син ге­нә йө­реп ка­рар­сың, – ди­де ул Ил­дус­ка. – Тик мин утыр­гач, син ве­ло­си­пед­ны то­тар­сың... ыч­кын­ды­ра күр­мә... Ба­су­га чы­гып, әнә те­ге чыр­шы ту­ры­сы­на җит­кәч, мин тө­шәр­мен дә, син ки­тәр­сең.

Ил­дус шат­ла­нып ри­за бул­ды. Мө­нир кир­тә яны­на кил­де дә ве­ло­си­пед­ның ия­ре­нә ат­ла­нып утыр­ды. Ил­дус ве­ло­си­пед­ны то­тып тор­ды. Ме­нә алар әк­рен ге­нә куз­га­лып кит­те­ләр. Ве­ло­си­пед баш­та­рак әле бер як­ка, әле икен­че як­ка кый­шай­ды. Əгәр Ил­дус ны­гы­тып тот­ма­ган бул­са, Мө­нир шун­дук егы­лып төш­кән бу­лыр иде. Шу­лай да ул бе­раз­дан ти­гез­ле­ген сак­лый ала баш­ла­ды, һәм ве­ло­си­пед та­кыр юл­дан җи­ңел ге­нә тә­гә­рәп кит­те. Тиз­дән ип­тәш­лә­ре дә, авыл да арт­та кал­ды. Алар юл бу­ен­да­гы чыр­шы ту­ры­сы­на якын­лаш­ты­лар. Ил­дус бик кы­зу йө­ге­рү­дән тир­ләп чык­ты, кы­зар­ды.

– Тук­та ин­де, Мө­нир... – ди­де Ил­дус, ял­гыз чыр­шы­ны узып кит­кәч.

Мө­нир тук­та­ма­ды, ки­ре­сен­чә, та­гын да кы­зу­рак ба­ра баш­ла­ды.

– Мө­нир, йө­рер­сең дип үзең әйт­тең ич... тук­та ин­де, – ди­де Ил­дус, кыз­га­ныч та­выш бе­лән. – Тук­та­ма­саң ыч­кын­ды­рам.

Ил­дус бик хур­лан­ды. Мө­нир­нең ве­ло­си­пе­дын ыч­кын­дыр­ды да, ки­ре бо­ры­лып, авыл­га та­ба йө­гер­де. Мө­нир, ип­тә­шен­нән ко­ты­лу­ы­на сө­е­неп, та­гын да кы­зу­рак кит­те. Ба­ра тор­гач, юл ки­сәк ке­нә тү­бә­нәя баш­ла­ды. Ве­ло­си­пед, ти­гез юл­да дың­гыр­дап, һа­ман шәб­рәк тә­гә­рә­де. Хә­зер ин­де пе­даль­гә ба­сар­га да ки­рәк­мә­де. Мө­нир­нең ко­лак тө­бен­дә җил сыз­гыр­ды, йө­рә­ге кур­ку­дан жу итеп кит­те: ве­ло­си­пед­ның йө­ре­шен әк­ре­нәй­тү өчен, тор­моз­га ба­сар­га ки­рәк­ле­ген ул бел­ми иде. Ве­ло­си­пед оч­ты гы­на. Мө­нир үз ал­дын­да бер­ни дә күр­мә­де, кул­ла­ры, аяк­ла­ры тың­ла­мас бул­ды. Һәм ко­ты алын­ган ма­лай, үзе дә сиз­мәс­тән:

– Ил­дус! Тот, ыч­кын­дыр­ма! – дип кыч­кы­рып җи­бәр­де.

Зы­рыл­дап әй­лә­неп бар­ган ал­гы тә­гәр­мәч ки­нәт чит­кә ке­реп кит­те, һәм Мө­нир ве­ло­си­пе­ды-ние бе­лән юл чи­тен­дә­ге чо­кыр­га мә­тә­леп төш­те. Аның янын­да бер­кем дә юк иде.

Ну­ри­хан ФƏТ­ТАХ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X