Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тал песие

Раил Садри хикәясеннән өзек.

Капкадан үзеннән дә зур көрәген иңенә куеп олыларча атлап чыккан Наил иң беренче эш итеп Алинәне дөрес итеп буа буарга өйрәтте. Яхшылап кырыйларына кар ташып өйделәр. Аннан уртасына таба кар салып килделәр. Алинә дә Наил артыннан бер дә калышмады. Барысы да эшләнеп бетте, су туласын гына көтәсе кала дип, уйлап нык ялгыштылар. Канауны ерып урамнан үтеп киткән трактор бар самими хыялларны җимерде.

Үҗәт Наил эшне яңадан башларга тәкъдим итте. Тик Алинә кар ташып арыган күрәсең, тәкъдимне кабул итмәде. Буа Наилнең берүзенә генә калды.

Аның үҗәтлегенә сокланып торган Алинә:

- Ә син беләсеңме, талда да песиләр үсә икән...

- Нәс-тәәә??? – диде Наил эшеннән бүлгән тавышка гаҗәпләнеп.

- Әти әйтте. Кичә алар белән балыкка бардым. Шунда күрдем. Алар шундый кечкенә, матур, үзләре йомшак. Әйдә, минем белән!

- Юк, әни белсә...

- Ий, әни белсә, белмәсә, күрсә күрмәсә. Курыктың инде. Куркак-куркак, бә-бә-бә, - дип Алинә шундук Наилне үртәргә кереште.
Үртәгәнне Наилнең җене сөйми. Кем-кем, Алинә булганда бигрәк тә.

- Йөгердек, алайса, - диде ул тәввәкәлләп кулындагы көрәген читкә бәреп.
Куллар – кулда, уйлар – еракта. Шулай тотынышып йөгерделәр дә, йөгерделәр. Алинә шыпырт кына әбиләре ишегалдыннан су буена сызмакчы иде, тик елгыр күзле Хәлимә әби бу ике шаянны күреп калды. “Кая барасыз, батасыз бит”, - дип кычкырмакчы иде, ишек төбенә чыкканда балалардан җилләр искән.

- Менә кара, нинди матурлар алар.

Алинә бермәлгә сокланып тал песиләренә төбәлеп катып калды. – Үзләре кечкенә, үзләре йомшак. Тәмле ис киләәәәә! Кара, кара.
Ә Наил егетләрчә салкынлык белән: - Матууур, - диюдән ары уза алмады.

- Әйдә, җыябыз. Әниеңә бүләк итәрсең, ул сиңа рәхмәт әйтер.

Алинә шундук ипләп кенә астагы ботаклардан монысы әтигә, монысы әнигә дип, тал чыбыгы җыя башлады.
Тавыкларының ашарына салырга чыккан Хәлимә әби аларны бары шунда гына күреп алды.

- Ярга якын бармагыызз! – дип кычкырса да, ишетүче булмады.
Ташу бигрәк тә куәтле иде. Көн саен артып торган инеш бүген яр өстенә чак-чак кына менеп җитмәгән. Бераз инешнең бу халәтенә карап торган Хәлимә әби: “Болай торса эш харап”, - дип үзалдына уйланып куйды.
Инде су алып килеп салыйм дип, киткән Хәлимә әби чүмечле су белән кире тавыклар янына әйләнеп килгәндә, балалар күренми иде. Ярларыннан ташып чыгарга әзер торган инештә генә ниндидер ике йомычка бөтерелә... Хәлимә әби: “Абау!” – дияргә өлгерде микән, тавыкларга аталган сулы чүмеч кулдан ычкынып тәгәрәп китте. Агармаган чәчләргә бер секунд эчендә чал кунды. Хәлимә әби: “Аһ!” – дияргә дә өлгермәде, кулына эләккән иң озын колганы эләктереп тау астына инешкә омтылды.
Алинә ычкынам-ычкынам дип, бер кулы белән тал ботагына эләгеп тора, ә бер кулында җыйган тал песиләре. Наил Алинәгә ныклап ябышкан. Ургып аккан су ут чәчеп торган аҗдаһаны хәтерләтә. Хәлимә әби тиз генә колга ярдәмендә балык тоткан сыман балаларны ярга чыгарды да: - Икенче туган көнегез белән, - диде.
Өс киемнәреннән тып-тып тамчы тамып торган балалар әллә туңып, әллә Хәлимә әбинең ачулы карашыннан куркып өскә ыргылдылар.
Менгәндә Алинә авызын бүсеп барган Наилгә карап: - Әй, синең белән йөрсәң... Әйттем бит, якын килмә, дип. Ә син...

Еламады Наил. Егет кешегә балавыз сыгу килешми инде. Алинәгә дә аның бу сыйфаты ошады. - Мә, ал, - диде ул кулындагы тал песиләрен Наилгә сузып.
Наилнең авызы колагына җитте. Әйтерсең лә җирдәге бар бәхет Алинә кулындагы тал песиләрендә булган!
Идән уртасына юеш киемнәрен дә салмыйча кереп баскан Наилне күреп, Гөлия апа еларга да, еламаска да белмәде. Шәбәренгән Наилнең дә бугазына төер утырды, күзләренә яшь килде, әмма күзләрен әнисенә тутырып карап торды. Ни әйтергә белмичә озак кына карап торганнан соң, күзен кулындагы тал песиләренә төшереп, иң беренче теленә килгән сүзләрне әйтте:

- Бәйрәм белән, ӘНИ! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев