Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Нинди бураннар була?

Буранның нинди төрләрен беләсез?

Буран:

1. Көчле  җил белән купкан кар өермәсе;

2. Җил белән  күтәрелеп, бөтерелеп йөри торган  ком, тузан өермәсе.

Нинди бураннар була?

 Җәяүле  буран - җирдәге карны себереп исә торган  җил-буран

Карлы буран - ишеп кар яуганда чыккан җил-буран

Сыерчык  бураны, карга  бураны - тиздән сыерчыклар, каргалар кайтуын  хәбәр итүче  бураннар.

Өермә буран, сыргак буран - кары өскә ябыша торган буран.

Җәй  көне көчле  җил, өермә вакытында ком бураны күтәрелә. Ул, гадәттә, комлы яр буйларында, юлларда  була.

Ком чүлләрендә ком бураннары иң  көчлеләрдән  санала. Аны  Сафура бураны  дип йөртәләр.

Сүз эчендә  эчендә  энҗе бар:

Буранлау, буран бурау

Буран куптару - бик каты ачулану, тавыш чыгару

Буран туздыру - бик каты җилләнеп бию һ.б.

Буран уйнату - кызу-кызу эшләү  һ.б.

Буран тургае -  кызылтүш (русчасы - снегирь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев