Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шаян Рифкать

Гөлия Фәизовадан шигъри күчтәнәч.

Бишенче сыйныфта бүген —
Татар теле дәресе.
Тып-тын калып инша яза
Укучылар һәммәсе.

Наян Рифкать Лотфуллин да
Нидер эшли ур(ы)нында:
Тимерчыбыктан ясалган
"Күзлек" элгән бор(ы)нына.

Укытучы яшь булганга
Шулай кылана "явыз".
Такта янына чыгарсаң,
Сүз әйтәлми бер авыз.

Мөгаллимә ни эшләсен?!
Килеп аның янына:
— Сал күзлегеңне, Рифкать!— ди,
Колагына тын гына.

Шуны гына көткән "мөртәт":
Инде авыз — колакта:
— Салсам берни күрмим бит! — дип,
Шарран яра класска!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X