Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нинди матур сүзләр бит ул: әнием, әтием, өем!

Танылган балалар язучысы, яраткан шагыйребез Рәшит ага Бәшәр «Былбыл оясы» дип аталган хикәяләр җыентыгы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды. Тәбрик итәбез!

Ми­нем өем  

Та­тар те­лемту­ган те­лем,

Бик ка­дер­ле те­лем ми­нем!

Нин­ди ма­тур суз­ләр бит ул:

Әни­ем, әти­ем,   өем!

 

Ми­нем бик-бик як­ты өем

Эчен­дә би-ик зур ил­нең.

Тә­рәз ти­ен­дә шул өй­нең

Чәч­кә ат­кан ча­гы гөл­нең.

 

 Чә­чәк ат­кан шул гөл­ләр­гә

Су­лар си­бә сең­лем ми­нем.

Ак җәй­мә­ле ка­ра­ват­та

Бар­мак имеп ята энем.

 

Ирек

Ирек бул­са, һәр­кем шат:

Иле һәм те­ле бу­ла.

Һәр кө­не ямь­ле бу­ла,

һәр­нәр­сә тәм­ле бу­ла!

 

 

Эс­се­лек

Чи­керт­кә­гә үлән тө­се сең­гән.

Зең­ли һа­ва. Ко­яш кыз­ды­ра.

Оя­сын­нан ба­шын чы­га­ра да

Ара-ти­рә йом­ран сыз­гы­ра.

Чишм­сә ула­гы­на кун­ган кош­лар

Чи­рат­ла­шып там­чы йо­та бит.

Чә­чәк­ләр­нең хуш ис­лә­рен ис­нәп,

Бо­лын дым­га су­сап ята бит.

Чиш­мә бу­ра­сы­на ябыш­кан һәм

Хә­рә­кәт­сез кал­ган үр­мә­күч.

Кү­лә­гә­гә кач­кан. Ял итә ул.

Пә­рә­вез­ләр су­за ир­тә-кич.

 

Тай йөз­де­рү­че ма­лай

Яшел тал­га яшь тай үре­лә,

Бә­кә­ле­нә үлән ура­ла.

Ба­лык йө­зә бә­кәл ти­рә­ли,

Тай сыр­ты­на ма­лай үр­мә­ли.

Чу­пыл­да­та су­ны, кеш­ни тай,

Тар­тып куя ма­лай йө­гән­не,

Ише­тә тай: «На-На» ди­гән­не,

Йө­зеп ке­реп ки­тә ти­рән­гә,

То­як ти­ми төп­кә. Ти­рән лә'

Йө­зә су­да тай­ның ял­ла­ры,

Ерак кал­ды ел­га тал­ла­ры.

Рә­хәт итеп янә кеш­ни тай,

Ко­яш тәң­кә­лә­рен теш­ли тай.

Ма­лай аңа ир­кә эн­дә­шә,

Йө­зеп ба­ра үзе янә­шә.

Ко­яш уй­ный ирен чи­тен­дә,

Сип­кел ар­тыр ин­де би­тен­дә.

Са­ры ком­да ята күн ияр,

Тал баш­ла­рын җы­лы җил ияр,

 

Оя

Агач­ның иң очын­да

Олы бер оя.         

Шул оя­га дәп-дәү ай

һәм ко­яш сыя.

Ирен­ми­чә үзе­гез

Ка­ра­гыз ки­леп.

Таң ат­кан­чы оя­да

Ай ята кө­леп.

Көн­дез­лә­рен ко­яш­ка

Әй­лә­нә оя.

Бак­ча­га ул кө­но­зын

Җы­лы нур коя.

Ка­ра кар­га бу­лып ул

Кар­кыл­дый бе­лә.

Тор­на бу­лып та хәт­та

Тор­кыл­дый бе­лә.

Га­ләм сер­лә­рен оя

Үзе­нә җыя.

Бик хик­мәт­ле оя шул

Бу сер­ле оя!

 

Ты­ныч йо­кы

Шау­лап тын­ды агач­лар,

Әк­рен­ләп сү­нә як­ты.

Аб­за­рын­да яшь үгез

Ин­де йок­лар­га ят­ты.

Кө­тү­дән кай­тып кер­гәч,

Аны әле корт чак­ты?

Чи­рәм­дә­ге чүл­мәк­не

Ти­беп ват­кан­га чак­лы

То­я­гын­нан ут чә­чеп

Ише­гал­дын­да чап­ты.

Ка­ра сы­ер яра­тып

Ялый аның маң­га­ен.

Шу­лай йок­ла­та бит ул

Сүз тың­ла­мас ма­ла­ен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X