Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Музей экспонатлары

Илшат Сәйфуллин хикәясе.

Мәһди Фазылның өенә килеп керүгә, аптырап калды. Дусты балалар бакчасында, башлангыч классларда киеп йөргән киемнәрен, китап-дәфтәрләрен барлап, төргәкләргә төреп маташа иде.

-Нишлисең? - диде аңа Мәһди, гаҗәпсе­неп. - Боларны күптән чыгарып ташларга ва­кыт бит инде!

Фазыл тураеп басты:

- Син нәрсә! Менә монысы - беренче тапкыр балалар бакчасына киеп барган башмагым. Ә бу - беренче класска киеп барган кәчтүмем. Менә, кесәсенә язу да салдым әле.

Мәһди язуга күз төшерде: «Шәрифҗанов Фазыл Мөхәммәтҗан улының беренче сыйныфта киеп укыган костюмы. Казан шәһәренең Вьетнам базарында алынган», -

дип язылган иде анда.

- Ә бусын район үзәгендәге универмаг­тан алдык, - дип Фазыл, алты яшендә киеп йөргән, кырыена «ВОSS» дип язылган кызыл кепкага күрсәтте.

-   Нәрсәгә   соң  сиңа  болар?  -  дип, иңбашларын   сикертте   һаман   да   берни аңламаган дусты.

- Ә-ә-ә, - дип хәйләкәр елмайды Фазыл. - Сиңа әйткән идемме, космонавт булырга җыенам, дип?

-    Бу   иске-москының   космос   белән ни бәйләнеше бар соң? - дип, Мәһди аяк астындагы кечкенә тишек галошны тибеп очырды.

- Тыңла башта! Мин космонавт булырга җыенам, аңладыңмы?

- Шуннан?

- Татарстаннан   беренче   комсонавт, аңладыңмы!

-  Булсаң соң?

-  Ә   беренче   космонавт  туган   өйдә, гадәттә, нәрсә ясыйлар? Музей!

- Музей?!!

-    Әйе, музей. Тагын кимендә унбиш елдан барлык бу әйберләр музей экспонаты булачак. Барып җиттеме?

- Җитте...

- Җитсә, бир, әнә, теге кечкенә бүрекне, тузанын кагарга кирәк, иң беренче бүрегем ул минем. - Фазыл, бүрекне алып, тузанын какты да, кадерләп, кәгазь тартмага салды. Аннары төбе тишек чалбарга ябышты...

Мәһди озак кына дустына карап торды да, аның тиз генә бушамаячагын аңлагач, өенә кайтырга булды. Урамга чыгуга малайның башына ток суккандай булды. Стоп! Ул бит президент булырга җыена! Америка президенты! Рәсәйдә туган беренче Америка президенты! Димәк, кайчан да булса Мәһди туган йортта да музей ясаячаклар. Ә ул кичә башлангыч классларда асып йөргән сумкасын чыгарып ыргытты.

...Булачак музей экспонатын кемдер табып алганчы дип, Мәһди авыл башындагы чүплеккә йөгерде.


Илшат Сәйфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хикәя КОСМОНАВТ

2
X