Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кызыл галстук

***

– Сабиров! 
Мәктәп коридоры буйлап уктай атылган малай сөрлегеп туктап калды. Мәктәпнең завучы Зәбирә Фоатовна, чебешкә юлыккан тилгәндәй, Саматка карап тора иде. 
– Нәрсә, Сабиров, сине пионердан чыгардылармы әллә? 
– Ю-юк… 
– Алайса, кайда кызыл галстугың? 
Малай җавап бирмәде, башын аска иеп басып тора бирде. Әнисе генә гаепле! Кичә галстугын чалбар кесәсеннән табып алып, бөгәрләп бетергәнсең дип, аны җиңелчә орышып, баш-башлары чуклана башлаган галстукны әйбәтләп юып, үтүкләп урындык артына элеп куйган иде. Ул шул урындык артында асылынып калды да инде. Ә кесәдә булса, мәктәпкә килгән булыр иде. Бу олылар ник белер-белмәс кеше эшенә кысылалар микән инде? 
– Мин синең белән сөйләшәм, Сабиров! Башыңны күтәр! Җә! Кайда галстук? 
– Өйдә калган, – диде малай, атылып чыгарга торган күз яшьләрен тыярга тырышып. 
– Онытылган, өйдә калганмы? Менә хәзер кайтасың да алып киләсең инде, өйдә калгач! Башка онытмаска ару булыр ул! Бар! 
Самат класска кергәндә, дәрес башланган, Алсу апалары тактага тигез матур хәрефләр белән дәреснең темасын язып маташа иде. Укытучы соңга калган малайга шелтәле караш ташлап, утырырга ымлады. Саматның һаман таптангалап торганын абайлагач кына, кабат бөтен гәүдәсе белән аңа таба борылды: 
– Нәрсә булды сиңа? 
– Мин… ни… Миңа өйгә кайтып, галстук алып киләсе… 
– Зәбирә Фоатовна күрдеме галстугың юк икәнне? Эх, сине, Самат… Коридорга чыкмыйчарак торып булмыймыни соң ул хет бер көн? Хәзер менә кайтасың инде. Бернишләп булмый… Сумкаңны әнә шкаф артына кертеп куй. Җәһәт атла, яме. Тиз-тиз йөрсәң, бишенче дәрескә өлгерәсең әле. 
Мәктәптән алар авылына кадәр дүрт чакрым ара. «Дүрт чакрым – барганда якын, кайтканда – ерак ул», – дип әнисе дөрес әйтә икән. Иртән, малайлар белән чыр-чу килеп, бер-берсен узарга тырышып атлаганда, мәктәпкә барып җиткәнеңне сизми дә каласың. Шыгыр-шыгыр кар тавышы синнән алда чаба сыман тоела. Менә хәзер, берүзең кайтканда, юл бигрәк озын кебек. Кышкы җилнең бүрек астыннан күренеп торган колакларны чеметәсе, абыйлары киеп юкартып бетергән кыска пиджәге аша тәнгә үк үтеп керәсе килә. Авырайган җепшек кар атларга комачаулый, итек табанына ябышып азаплый… 
Өйләренә кайтып җиткәндә, әнисе эштә иде, малай аның күзенә чалынмый калуына сөенеп, кире мәктәпкә йөгерде. Мәктәпкә килеп җиткәндә, бишенче дәреснең яртысы үтә язган, берьюлы 8 километр юл узган малай тәмам йончыган иде. 
– Алып килдеңме, Самат? – дип кызганулы караш ташлады аңа класс җитәкчесе, – Бу сиңа бүтән онытмаска ару булды инде. 
Нәкъ Зәбирә Фоатовна сүзләрен әйтте, югыйсә. Тик бер үк сүзләрне төрлечә әйтеп була икән. Дәрестән соң теләр-теләмәс кенә завуч кабинетына таба атлаганда, малай ирексездән шул турыда уйлады. Юка кыска чәчләрен таслап тарап куйган, очлы борынлы, юка иренле, җете зәңгәр күзле, йөз-кыяфәте, хәтта дуамал холкы белән дә ир-атларны хәтерләткән Зәбирә Фоатовна, малайны күргәч, ирен чите белән елмайгандай итте: 
– Килеп җиттеңме, Сабиров? Акыл кертербез без сиңа. Синдәйләрне байтак күрдек. Тукта, китми тор. Син беренче дәрес беткәч, кайтып киттеңме әле? Өч сәгатьтән артык йөргәнсең. Калдырган дәресләрең өчен дәрестән соң калырга туры килер. 
Икенче көнне дә, өченче көнне дә дәрестән соң калып, Зәбирә Фоатовнаның эш кабинетында утырды Самат. Әле дә ярый завучның аның белән чынлап торып шөгыльләнергә вакытымы-теләгеме юк, малай дәресен әзерләгән булып, китап тотып утыра да, Зәбирә Фоатовна, ниһаять, сәгатенә күз төшереп, аңа карауга, сикереп торып, өенә йөгерә иде. 
…Дәрестән соң калуның соңгы көнендә Самат үзендә хәлсезлек сизде. Аяклары тышауланган кебек, үзе бер туңа, бер эссели. Эх, дәресләр беткәнче, Алсу апасына әйткән булсачы! Ә бу «гестапо»га авырыйм дип әйтерсең, бар! Ышанмаячак барыбер. Шуңа, ничек итсә итте, әмма түзде, бер сәгатен 
тутыргач кына, кайтырга чыкты малай. 

Салкын һавада башта хәле җиңеләйгән кебек булган иде, авыл башына җитүгә, аякларына әйтерсең тагын гер астылар. Авыл эчендә хет ышык, киртәләргә таянып, ял итеп була. Монда – ялан кыр. Бара-бара да, аяклары белән җиргә тезләнеп, сумкасына башын куеп тора малай, бераз атлагач, тагын ләш итеп җиргә утыра. Шулай азаплана торгач, Ходай рәхмәте, ике авыл арасындагы наратлыкны – ярты юлны узды. Кисеп искән әче җил дә хәтта малайны әкрен генә арттан этә, бар кайт, зинһар кайт, туктый күрмә, дия кебек. Әнә авыл башы да күренә инде. Зиратка кадәр кайтып җитә алса, күп тә калмаячак. Дәресләр бетүгә, мәктәп укучылары барысы бергә кузгалалар шул, юлда бер кеше заты юк. Инде эңгер-меңгер төшә. Әнисе эштән кайткандыр. Ишектән керүгә: «Малларга салынганмы?» – дип кенә сорагандыр да, Саматның һаман кайтып җитмәгәнен белгәч, инде пыр тузадыр... 
Зират янында ышыграк икән. Малай бу юлы тезләнеп кенә калмады, сумкасын җиргә куеп, шуның өстенә сузылып ятты. Аякларын җыеп, бөгәрләнеп яткач, җылынып та киткән кебек булды. Рәхәт… Йокы килә… Күзләр әкрен генә йомыла… Тукта, йокларга ярамый аңа! Ярамый! Әнисе сөйләгән иде бит, бер апа, имештер, кыш көне ял итәргә дип кенә кибән төбенә утырган. Шуннан бөтенләйгә йокыга киткән… Малай көч-хәл белән керфекләрен күтәрде. Бөтен егәрен җыеп, әкрен генә торып утырды. Түзә алмыйча, тагын ятты, тагын торды. Һәм зират киртәсенә ябышып, аягына басты. Җирдә яткан сумканың бавыннан эләктерде дә, кантарлы-кантарлы кар өстеннән көч-хәл сөйрәп юлга чыкты. 
…Авыл урамына килеп кергәндә, караңгы төшкән иде инде. Күңелгә тынычлык биреп, колхозның машиналар паркы ягыннан кемнеңдер килгәне күренде. Малай җиргә утырудан көч-хәлгә тыелып, шәүләнең якынайганын көтте. Күрше Илдар абыйсы икән. 
– Синме соң бу, Самат? – дип эндәште ул, кәефле генә. – Ник соңга калдың, төн кошы? 
Малайның бөтенләй җавапсыз торуына гаҗәпләнеп, якын ук килде: 
– Нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә? О-хо, егет, янасың бит син! Кая әле, утыр әле минем аркага. Менә шулай… Сумкаңны да, кая, миңа бир әле. Ник иптәшләреңнән калдың соң син, егеткәем? Кышкы юл бик куркыныч ул. Анаңа хәсрәт китерергә йөрисеңме? 
Бу сүзләр малайны гүя айнытып җибәрде. 
– Илдар абый, мине капка төбендә төшерерсең әле, яме. 
Күрше абый каршы килмәде, капкага җиткәч, иелеп, малайны җиргә бастырды да җитәкләп, өйалды ишегенә кадәр китерде. 
– Хәзер мин үзем, – диде малай туктап. – Илдар абый, син әнигә әйтмә инде, яме? 
– Нәрсәне? 
– Авыртканны... 
– Син нәрсә, – дип көлемсерәде ул, – юк инде... 
Чоланда гөлт итеп ут яна иде. Ишек ачылып-ябылган арада өйдә Саматны ничек каршы алулары ишетелеп калды: 
– Кайттыңмы, наканес, шайтан малае! Шул гомер уенда булдыңмы? Күрсәтәм әле мин сиңа уеныңны! 
– Бу дөньяда әллә ниткән кешеләр бар...– дип баш селкеде ашыга-ашыга капкага таба атлаган күрше абыйсы. 
...Ә бу вакытта әни кеше инде аһ-ваһ килеп малаен чишендерә иде: 
– Ай Аллам, балакаем, ай Алла, бәгырь кисәгем, җаныкаем минем. Ниләр булды сиңа? Хәзер, әз генә түз инде, яме. Балалар, сезгә әйтәм, китегез аннан, караваттан. Абыегызны яткызасы бар. Хәзер сөт кайнатып эчерсәм, терелерсең, инша Алла. Җиләкле чәй дә кайнатырмын. Төренеп, җылынып, тирләп ятсаң, терелерсең. Үпкәңә генә төшмәгән булса ярар иде. Белмисез шул… Әйткәнне тыңламыйсыз шул… Кышкы суыкта өчәр-дүртәр сәгать буе урамда уйныйлармыни? Аңларсыз, ну, соң булыр. Дәресләрең беткәнгә ничә сәгать инде хәзер? Өс-башың гел кар! 
Әнисенең шөбһәсе урынлы булып чыкты – Саматның, чыннан да, үпкәсе шешкән иде. Аңа бертуктамый йөткереп, ике айдан артык урын өстендә аунарга туры килде. 
Ә терелеп мәктәпкә барганда, малайны анда берсеннән-берсе гаҗәбрәк яңалыклар көтә иде. 
– Безнең галстук хәзер« вупшы» кесәдән дә чыкмый бит, – дип мәктәп юлында ук сөйләделәр иптәшләре, чалбар кесәләреннән кызыл галстукның почмагын гына чыгарып күрсәтеп. – Пионер да, камсамул да бетә икән, дип сөйлиләр! 
Саматның ышанасы килмәде... 
Гомумән, әллә-ниткән могҗизалы көн булды ул. Зәбирә Фоатовна (һаман шул очлы күз!) агарып, бәләкәйләнеп калган малайны әллә-каян күреп алды да, юлыннан бүленеп, б
үлмәсенә алып керде һәм кәчтүм кесәсенә бер уч кызгылт-көрән кәгазьгә төрелгән шакмаклы ирис кәнфитләр салды... Малайны барысы да сагынышканнар, ә теге «галстук тарихын»... онытканнар иде. 

Менә бит ул ничек... 
Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Адэм баласы ни генэ курми...