Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кызару

Хикәядән өзек.

Җәйге каникулны да бергә үткәрергә уйлап, мин Ногманны үзебезнең авылга алып китәргә булдым. Башта ул бераз уңайсызланып торса да, соңыннан риза булды. Зачетларны да уңышлы биреп тынычланып калгач, бик күтәренке күңел белән юлга чыктык. Без төшәсе станциягә килеп җиткәнче, андый-мондый нәрсә булмады. Вагоннан төшкәч тә, Ногманны багажлар янына утырттым да ат эзләргә киттем, чөнки безнең авылга барып җитәргә егерме чакрымлап бар иде әле. Станциянең аргы ягына чыксам, бер ат әкрен генә юыртып китеп бара. Аны кычкырып туктаттым, янына бардым. Арбада ак яулыгын артка чөеп бәйләгән. Кара күлмәк өстенә күк төстәге атланмалы алъяпкыч кигән бер хатын утыра. Карыйм – моның тут баскан битләрен, кап-кара күзләрен кайдадыр күреп калган кебек тоям. Кинәт исемә Ногманның акчасы югалган көнне безнең уртадан капчык киеп үтеп киткән хатын килеп төште. Нинди кызыклы очрашу. Аңа карап тукталып тормадым, аның кайсы авылга кайтуын сорадым. Аның юля нәкъ безнең авыл аркылы үтәргә тиеш икән, ул безнең күрше авыл хатыны булып чыкты. Хатын безне утыртып алып кайтырга риза булмады. Атка правление рөхсәтеннән башка беркемне дә утыртып йөрергә хакы юклыгын әйтте. Ләкин үтенеп сорагач, правлениегә барып, километр исәбеннән куелган бәядән хак түләү шарты белән генә утыртырга мөмкинлекне әйтте. Мин, акча түләү өчен күрше авылга  барып йөрү кыенлыгын күз алдында тотып, акчаны аныңүзенә генә тәкъдим итеп карадым. Ләкин ул бик кырку гына тавыш белән:

– Ничек инде ул, миңа куелган тәртипне бозарга кушасызмыни, акча минем кесәдә калсын дисезмени? Мондый «яхшылык» өчен сезгә рәхмәт инде, – дип, мине нык кына кызартты.

Мин чемоданнарны арбанның бер як үрчәсенә сөябрәк салдым да алар белән янәшәләп үзем дә утырдым.

Юл буенча Ногман бернәрсә дә сөйләшмәде. Мин генә, хатынның тормышына кагылырдай сораулар биргәләп, аның яшь кенә көе тол яшәвен, исеменең Фәрихә икәнлеген белеп адым.

Бер урында тау менәсе булгач, без төшеп җәяүләдек, Фәрихә, ат тотучы булганлыктан, арбадан төшмәде. Көн бик эссе иде, Ногман кесәләрендәге барлык әйберләрен бушатып чалбар кесәләренә тутырды да өстен салып арбага илтеп куйды.

Тауны менеп җиткәч тә, икебез дә арбага менеп утырдык. Ат юырта башлагач, Ногман аякларын күтәреп арба читенә елышты. Фәрихә дилбегәне тарткан саен,ат, соры тузаннар туздырып чапты да чапты.

Бераздан безнең авыл күренде.

Без авылга килеп җиттек.

Фәрихә, мин бик кыстасам да, чәй эчәргә кермәде, гадәттәгедән дә ныграк куа-куа, бик кызу китеп барды. Без өйгә кердек. Күрешү, ыгы-зыгы китте. Ногман кычкырып җибәрде:

– Слушай, Сәлим! Минем акча да, документлар да юк бит!

Өй эчендәгеләр дә, мин дә аптырап калдык. Бу ни хәл бу? Чынлап та Ногман хаклы булды микәнни? Төрлечә уй йөртү, кычкырып сөйләшү китте. Мин: «Бәлки чалбар кесәңнән арбага шуып төшеп калгандыр, табымасмы әле», – дип, Ногманны өметләндерергә тырышып карадым. Ногман миңа каты итеп җавап бирде:

– Бар. Эт авызыннан сөякне алып кара хәзер. Алырсың, табарсың!

Нәкъ шул вакытта ишек төбендә Фәрихә күренде. Капа-кара күзләрендә шелтә чагылдырып, Ногманга текәлде:

– Мәгез әйберләрегезне. Бигрәк каты әйтәсез икән. Алай таралып йөрергә ярамый. Әле яхшы, арба төбе тишек булмаган. Хушыгыз.

Ногман гүя телен йотты, хәтта «рәхмәт» дип тә әйтә алмады, анң битенә куе кызыллык йөгергән иде.

М.Мостафиннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев