Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Корбан гаете (Рифат Сәлах шигыре)

Рифат Сәлах шигыре.

Кояштан иртә торып,

Мәчеткә ашыгабыз.

Бөтен авылны буйлап,

Тәкбир әйтеп чыгабыз.

 

Мәчеткә килгәч иртән

Намаз укыйбыз бергә.

Абыйлар килеп безгә

Барсы да бүләк бирә.

 

Тезелеп утырабыз,

Мулла бабайны тыңлап.

Мәчеттән чыккан төшкә

Әни пешерә коймак.

 

Бисмилласын әйтә дә,

Әтием сарык чала.

Аннары соң ит пешә –

Бүлмәдә чыжлый таба.

 

Корбан итен бирәбез

Күршегә, әбиләргә.

Туганнарыбыз килә

Бергә бәйрәм итәргә.

 

Корбан бәйрәмен көтә

Бездә һәрбер бала да.

Гает ничек үтә соң

Сез яшәгән якларда?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев