Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Килә җәйне сузасы

Таһир Шәмсуаров шигыре.

Яшьлек дигән гүзәл илдән

Янә бер кат узасы.

Урамда яфрак себерәм,-

Килә җәйне сузасы.


Август хәбәр китерсә дә,

Сентябрь көзләрмени,

«Аерылу», «сагыш», «югалту» -

Без сөйләр сүзләрмени?


Күккә кара, Зөһрәле ай

Моңаеп баер иде.

Алмалар да, кызармыйча,

Тоташ саргаер иде.


Чияләр алсу битеңнең

Алсулыгын алганнар.

«Елмай, егет!» дип эндәшә,

Күрәсеңме, баланнар.


«Яшел - яшьлек төсе диеп»

Яратам кабатларга.

Яшәрәсең килсә кара

Син чыршы-наратларга.


Ак томан сарган башыңны

Назлап сыйпап узасы.

Урамда яфрак себерәм,-

Килә җәйне сузасы!


Әти-әни ял итә

Уку бетүгә, балалар

Авылга агылалар.

Әби-бабай оныкларын

Күптәннән сагыналар.


Әти-әни үскән нигез,

Кан тартмаса - җан тарта.

Май бетүгә, авылларда

Балалар саны арта.


Әти-әни дә шатлана,

Тынычлап калган чаклар.

Анапага йә Кырымга

Сәфәргә китә алар.


Шәһәрдә үскән малайлар

Хезмәткә өйрәнәләр,-

Йә бәрәңге кәтмәнлиләр,

Йә печән киптерәләр.


Табигатьнең гүзәллеген

Кызлар да бик тиз тоя.

Кулларына чиләк алып,

Эсседә җиләк җыя.


Күңел тыныч, балаларның

Җәе авылда үтә.

Әти-әни каникулда

Рәхәтләнеп ял итә.

Таһир Шәмсуаров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур шигерълэр!