Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Хат

Минбәдәр әби улыннан хат килү белән җавап хаты язарга дип Рамилне чакыра.

Гел шулай. «Сиңа өйрәндем, балакаем, бүтәннәрдән яздырасым килми», — ди. Хатның язылу рәвешен Рамил инде яттан белә: хәл-әхвәл сорашу да, исәнлек-саулыкларны теркәү. Бернинди яңалык та юк. Урамга да сирәк-мирәк кенә чыгып кергән карчыктан тагын нәрсә көтәсең? Сагына ул бердәнбер малаен, бик сагына. Илгизәр абыйның гына бәгыре каты икән: ичмасам, елына бер кайтып әйләнсә иде. Әбинең абзар-курасы да искергән, ихата баскычлары да сынарга тора. Билгеле, карчык моны кеше яллатып та эшләтә ала. Мәсьәләнең бик нечкә ягы — сагыну хәлләре бар бит әле. Бусына әби һич кенә дә түзә алмый инде. Соңгы елларда аның кинәт кенә картаюы да Илгизәр абыйга бәйле. Солдат хезмәтен тутыргач та күренмәде ич ул! Рамилнең абыйсы солдаттан ничек кайтып төште! Аягында ялтырап торган итекләр... Күкрәге тулы значок... Борын югары! (Бусын әтисе әйтте.) Авылны өч урады абыйсы, хәтта күрше авылларга да барып килде. Тәмам мактанып туйгач кына өс-башын салды ул. Илгизәр абыйсын әйтәм, аның  сыман авылны  дүрт  әйләнсә   инде...
— Яз, улым, исән-сау яшибез, диген. — Минбәдәр әби тагын хат яздыра башлады. — Чәй-шикәргә пинсәм җитә, бернәрсәгә дә мохтаҗлыгым юк, диң. Күпме яшисе калган   инде,   ходаем.
—  Анысын   да   языйммыни, әби?
—   Гомер турындагысынмы? Язма, улым. Болай гына әйтүем иде. Тормышым бер көе диген. Бер көе булмыйча инде, таң ата да, кич була, дигәндәй. Ахырга, балам, зур хәрефләр белән яз әле. Дөнья хәлен белеп булмый, бүген бар, иртәгә юк бит без, кайтсын әле Илгизәрем, күз нурым. Әнкәң  зарыгыпдин-зарыгып көтә диген.
Әби чәй әзерләргә тотынды, Рамил хатка имзасын куярга ашыкмыйча төртелеп калды. Күңелендә Илгизәр абыйсына дип саклап йөрткән бик усал сүзләре бар иде. Бер язмады, ике язмады, бу юлысы тәвәккәлләргә булды. «Әгәр тиз арада кайтып җитмәсәң, мин сине милиция белән,    кул-аягыңны     бәйләтеп,     үзем     кайтарттырам. Рамил», — дип ашыга-ашыга язды малай, чөнки әбинең шикләнүе  мөмкин иде.
Атна-ун көн үттеме, юкмы, әллә айдан арттымы, көннәрдән бер көнне Минбәдәр әбинең малае Илгизәр кайтып төште. Кунак барлыгын хәбәр итеп әбинең морҗасыннан куе төтен бөркелде. Рамил шат иде. Алай да әбиләр йортыннан ераграк йөрергә тырышты. Илгизәр абыйсы чыгар да: «Хатка мине куркытып син яздыңмы?»— дияр. Ни диярсең, ә? Качып-посып йөрүнең дә азагы була икән: эләктерде бит Илгизәр абыйсы Рамилне. Юк, юк, колагыннан да бормады, борынын да кысмады. Рамилләргә килде дә керде. Килеп тә керде, дәү куллары белән шапылдатып Рамилне сөеп тә алды:
— Син шулай үстеңме? Бишектә генә ята идең бит әле! Кара син моны! Тәмам егет булган! Мә, миннән күчтәнәч, — һәм ул малай алдына бер төргәк куйды. — Күлмәк бу, энекәшем. Теге сүзләрең өчен рәхмәт. Молодец! Күрәсеңме,   кайттым, бөтенләйгә,  әбиең янына.
Нәрсә дисен инде Рамил? Әйтәсен хатында әйткән иде. Әлегә  җитеп   торыр.
Нәбирә Гыйматдинованың «Чәрелдек» китабыннан, 1987 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев