Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Керпе белән Аюның дуслыгы

Борын-борын заманда Керпе белән Аю бик дус яшәгәннәр, ди. Башта Керпе дә Аю кебек йомшак йонлы булган, ди. Ә дуслыклары менә ничек башланган.

Алар бер җиләкле аланда очрашканнар. Аю-татлытамак җиләк ашарга кояшлы аланга килгән, ә анда иң кызыл җиләкләрне Керпе ашап йөри икән. Тәгәрәп кенә йөри, ди, бу йон йомгагы. Аюга иелеп җиләк җыю бер дә рәхәт түгел бит, ул Керпенең җитезлегенә хәйран калган:

 –  Син кем буласың? Ничек шулай тиз йөгерәсең?

 – Мин – Керпе, җиләкләрне тизрәк җыеп калырга өлгерим, дип йөгерәм. Миңа  Аю килеп чыгар да барысын җыеп бетерер, диделәр.

 –  Кем шундый яман хәбәр тарата ул?

 –  Саескан инде. Әнә юкәдә утыра, үзе көлә, җитмәсә.

–  Синнән көлә инде ул. Алдадым, дип көлә. Беренчедән, мин – Аю дәдәң, бик салмак йөрим; икенчедән, мин бу аландагы җиләкләрне җәй үткәнче дә җыеп бетерә алмыйм, мин зур булсам да, күп ашамыйм бит, – дигән үпкәләгән тавыш белән аю.

 –  Менә син нинди юаш, ә үзең зур икән! Син миңа бик ошыйсың.  Минем белән дуслашырга телисеңме? Мин урманда дуслар эзләп карадым, беркемне дә очратмадым.

–   Дуслашырга мин бик риза! Шундый җитез Керпе белән дус булуыма шатмын. Әйдә бергәләп җиләк җыябыз, – дигән аю, титаклап.

     Шушы көннән Керпе Аю белән гел бергә йөри, ди. Төрле җиләкләрне, гөмбәләрне табып бергә ашыйлар икән. Җәйнең матур кояшлы көннәрендә чәчәкле аланда ял итеп күккә карап яталар икән. Чәчәктән чәчәккә аллы-гөлле күбәләкләр очуын күзәтеп сокланалар икән... Кояш нурлары бераз сүрелгәч, ашарга эзләп сәяхәт итәләр икән.  Аларның дуслыкларын урмандагы җәнлекләр хуплаганнар, ди. Бары саескан гына:

– Һи, шундый дуслык буламы – берсе зур, берсе кечкенә. Тиздән алар аерылыр, менә күрерсез,  – дип, һаман такмаклый икән. Ләкин бу икәү гел бергә йөргәннәр, ди. Дуслык өчен бер буйда булуның мәҗбүри түгеллеген саескан белми икән. Бер берсенә ышанган, шатлыкларын бүлешкән һәм авыр чакта ярдәмгә килгәннәр генә чын дус була бит.

     Менә бервакыт алар кып-кызыл эре җиләкләр белән капланган куакка тап булалар. Бу безгә таныш кура җиләге була инде. Ул әле тәмле-татлы булу өстенә, салкын тиюдән дә бик файдалы бит! Аю тәпиен сузып караган, куак аны бик каты чәнчеп алган:

–   А-а-а... бу җиләкне ашап карап та булмас, сакчылары усал! – дигән ул, читкә тайпылып.

    Керпе дустын бик кызганган.  Аюның җиләк яныннан китәсе килмәвенә, һаман куак тирәли әйләнеп йөрүенә күңеле сызлаган. Аның сыдырылган тәпиен күргәч, ничек ярдәм итәргә дип баш ваткан. Кинәт ул кычкырып җибәргән:

   Ура! Таптым, таптым! Бу җиләкләрне җыю өчен куакны араларга кирәк. Йомшак тәпи белән аларны аралап булмый. Мин хәзер әбием өйрәткән әфсенемне укыйм да тиремне энәлегә алмаштырам һәм куакларны аралап торам, ә син ипләп кенә җиләкләрен өз, – дигән ул аюга.

     Әйткән сүз – аткан ук. “Әфсен-төпсен, тунда энәләр төртсен!” – дип Керпенең әйтүе булган, тиресе энәләр белән капланган. Үзләре тере кебек: Керпе әгәр теләсә, энәләрен эчкә җыеп ала, теләсә, кире чыгара, ди. Кура җиләген тәмләп-тәмләп ашаганнар инде болар. Керпегә үзенең энәле туны бик ошаган. Юлда нинди генә чытырманлыклар килеп чыкмасын, ул хәзер энәләрен чыгарып алдан сукмак салган, Аю аның артыннан атлаган. Җәй буе алар шулай рәхәтләнеп кура җиләге һәм башка тәмле ризыклар ашап йөргәннәр.

     Менә көннәр көзгә авышкан. Салкын җилләр искән, агачтан яфраклар коелган, урманда ашалып бетмәгән җиләкләр кибеп корыган – азык беткән. Кайчакта Керпе җирдә кызыл түгәрәкләр күреп, җиләк таптым, дип йөгереп бара икән, әмма бу кызыл, алсу яфраклар ята, ди. Керпе боега башлаган. Ә Аю үзенә кыш буе йоклар өчен өн әзерли башлаган: бер калкулыкны сайлап, чокып кергән, шунда коры яфраклар түшәгән. Моны күргән Керпе:

   Мин кыш буе ялгызым нишләрмен соң? Аю дус, син йоклагач миңа бик күңелсез булыр инде, – дигән.

   Әйдә, Керпе дус, кышын син дә йокла. Берүзеңә азык эзләп йөрисе булмас. Тиздән бөтен җирне ап-ак кар каплап китәр. Кышын кар астыннан, күпме эзләнсәң дә,  кипкән җиләк, гөмбәләрдән башканы таба алмассың. Икәү кыш буе йоклыйк, яз җиткәч уянырбыз. Тагын бергә җиләкләр ашап йөрербез, – дип, Аю акыллы киңәшен әйткән.

    Шул вакыттан бирле Аю да, Керпе дә кипкән яфракка күмелеп кыш буе йоклыйлар, ди. Ә Керпе үзенең энәле тунын йомшак тунга алыштырмаган. Кем белә, киләсе җәйдә дә тагын Аю белән бергәләп кура җиләкләрен ашыйсы булыр?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев