Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Канатлы малай турында легенда

Имеш, кайчандыр, кайдадыр бер малай туган.

Иң кы­зыгы да шунда: канатлы булып туган ул. Яшьтән үк, төн уртасында биек тау-кыяларга менеп, үзәнлеккә очып төшәргә яраткан.

Көн үсәсен ай үсеп, ай үсәсен ел үсеп, балигъ булып җи­тешкән егетнең йөрәгенә бервакыт сөю хисе, мәхәббәт тойгы­сы кагылган. Ул сылулардан сылу, гүзәлләрдән гүзәл бер кызга гашыйк булган.

Кыз да егетне яраткан. Әмма ул сөйгәненең төннәр буе күктә очып йөрүен өнәп бетермәгән, бердәнбер көнне аңа ка­натларын кисеп ташларга кушкан. Егет кызны шулкадәр ярат­кан, ди, ике дә уйлап тормыйча, иңендәге канатларын кисеп ташлаган...

Ләкин, төн уртасы җитүгә, тынгысыз җаны егетне тагын таулар ягына алып чыгып киткән. Менә ул күкләргә бер күтәрелеп караган да кыядан түбәнгә ташланган... Бу мәлдә үзенең канатсыз булуын бөтенләй оныткан шул ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев