Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

"Исәнме, япон малае!"

Япон малае! Сорауларыңа җавап бирәм. 1) “Сто песят” ул зу-ур трактор. 2) Балчык эләккәч тән  авыртса да, башкаларныкы авыртканын күрү рәхәт. 3) Авылда туңдырма сатсалар, кызларга бирмәс идек әле – үзебез ашар идек. Аларны җиргә егу гына аз, хезмәт укытучысы Хафиз абый ачуланмаса, вабще, муеннарына балчык тутырыр идек әле ул әләкчеләрнең. 4) Чөгендер апкайтуга килгәндә, минем әти әйтә: “Тамчыдан күл җыела”, – ди. Ягъни, мин – икене, абый – икене, әти белән әни икешәрне кыстырып кайтса, сыерыбыз тук корсагын сыпырып җырлап ук җибәрәчәк...

Сигезенче класс укучысы Шәйхуллин Шәрип  суган үстерүдә беренче урынны алды. Шуның өчен аны “Артек”ка җибәрделәр. Анда ул Сокико исемле япон малае белән танышкан һәм бу ике дус бер-берсеннән адреслар да алышканнар. Кара диңгез буеннан кайтып ике-өч атна узуга, Шәрипкә Япониядән хат килеп төште.

“Исәнме, Шарп! – диелгән иде анда. – Сиңа Сокико хат яза. Бездә эссе. Кофе эчәбез, банан ашыйбыз. Шортиктан йөрибез. Сездә нинди кызыклар бар? Һәммәсен язып җибәр. Көтәм...

Шәрип, хатны алуга ук җавап язарга утырды:

“Исәнме, япон малае! Минем хәлләр бер көе. Бездә салкын, яңгырлар ява. Катык эчәбез, токмачлы аш ашыйбыз. Кофе эчеп, банан ашасак, без дә шортиктан йөрер идек – чалбар алырга акча җитмәс иде,  диюем...   Артектан кайтуга ук колхоз чөгендерен алырга чыктык. Рәхәт… Укыйсы юк. Дөрес, соңыннан укылмаган дәресләрне куып тоту өчен без 45 минут эчендә сигезәр параграфны дөмбердәтәчәкбез. Зато хәзер күңелле. Чөгендерне йолкып, сто песят арбасына ыргытабыз... Бер-беребезгә балчык бәрешәбез... Җиргә егып салу өчен кызларны куып йөрибез... Кайтышлый икешәр чөгендерне култык астына кыстырабыз. Әз булса да сыерга ризык була...

“Исәнме, Шарп! Нигә син миңа исемем белән дәшмисең? Миңа, мәсәлән, синең исем бик ошый. Чөнки бездә телевизорлар ясый торган шундый атаклы фирма бар…  Шарп! Мин кайбер нәрсәләрне аңлап җиткермәдем. Нәрсә ул “сто песят?”  Ни өчен бер-берегезгә балчык бәрәсез? Авыртадыр бит?.. Ни өчен кызларны җиргә егасыз? Алар бит нәфис затлар! Бездә киресенчә, кызларга хөрмәт күрсәтәләр, аларга туңдырма, чизбургер алып бирәләр... Кайтышлый ике данә чөгендер урлап кайтуыгыз да аңлашылмый. Аның белән генә сыерның тамагы туймый бит? Ә нигә чөгендерне күп итеп сатып алмыйсыз? Җавап көтәм. Сокико”.

“Исәнме, япон малае! Исемең белән дәшмәгәнгә ачуланма. Бездә ул сүгенү сүзе төслерәк яңгырый... Сезнең телевизорлар бездә дә бар. Абыйга “уборка”да икенче урынны алган өчен бирделәр. Аның пульты чикләвек ватканда сынды. Чыдам әйбер түгел икән.  Телевизоры да юньләп күрсәтми. Әти аңа исерек чагында “дамашни” бәргән иде...

Япон малае! Сорауларыңа җавап бирәм. 1) “Сто песят” ул зу-ур трактор. 2) Балчык эләккәч тән  авыртса да, башкаларныкы авыртканын күрү рәхәт. 3) Авылда туңдырма сатсалар, кызларга бирмәс идек әле – үзебез ашар идек. Аларны җиргә егу гына аз, хезмәт укытучысы Хафиз абый ачуланмаса, вабще, муеннарына балчык тутырыр идек әле ул әләкчеләрнең. 4) Чөгендер апкайтуга килгәндә, минем әти әйтә: “Тамчыдан күл җыела”, – ди. Ягъни, мин – икене, абый – икене, әти белән әни икешәрне кыстырып кайтса, сыерыбыз тук корсагын сыпырып җырлап ук җибәрәчәк...  “Чизбургер”ның ни икәнен Казанда укучы апамнан сорап белештем. Шундыерак әйберне без мал суйганда пешерәбез – үпкә-бавыр пәрәмәче дип атала”.

“Шарп! Миңа һаман күп нәрсә аңлашылмый. Нәрсә ул “уборка”? Өй җыештырумы? Ни өчен сез чикләвекне телевизор пульты белән ватасыз? Нәрсә ул “дамашни”? Аны ни өчен телевизорга бәрәләр? Сездә әләкче кызларның муеннарына балчык салу традициясе бармыни? Гаиләгез белән чөгендер урлау – хөкүмәт милкен үзләштерү була түгелме? Япониядә моның өчен төрмәгә утырталар...”

“Исәнме, япон малае! Ачуланма, япон малае, мин синең сорауларыңа җавап бирә алмыйм. Дөресрәге, җавап бирсәм дә, син барыбер аңламаячаксың. Безнең илне аңлау өчен сиңа монда туарга, монда үсәргә кирәк. Сиңа, бәлки, безнең тормыш кыргый, сәер тоеладыр. Әмма үзебезгә ул бик якын, бик кадерле. Ни дисәң дә, туган җир бит! Сау бул, япон малае, хат яз, әмма сораулар белән башымны катырма. Шәрип”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулхәтле рәхәтләнеп укыдым!