Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Иртәгә йолдызым булырсың...

Кадыйр Сибгатуллин.

Йоклый бала. Йөзе тыныч.

Керфекләре йомылган.

Йоклый бала. Сүздән түгел,

йоклый җырның моңыннан.

 

Көе бер үк, моңы бер үк –

кем генә җырламасын.

Аңлый аны - кайсы илдә,

кем генә тыңламасын.

 

Аналар чыгарган аны,

аналар язган аны.

Аналар җыры - бөек җыр,

җырда аналар җаны.

Җылыта Җир балаларын

йөрәктән чыккан җылы:

халыкларның уртак моңы –

илаһи бишек җыры.


***

Әле кошлар китә, әле кошлар куна.

Кеше күңеленең төрле чагы була.

Бар көенгән чагы, көенмәгән чагы.

Бар сөенгән чагы, сөенмәгән чагы.

Сөйгән вакытларда сөеләсе килә.

Сөяләр икән дип сөенәсе килә.

Кошлар тора сайрап, күңел тора эреп.

Гомер буе шулай, шулай булыр кебек.


***

Инде кич.

Күкләр дә караңгы.

Якыннар сыенышып йоклаган.

Иртәгә кичләрем булырсың,

ә бүген яратып йоклатам.

Йолдызлар, әй, ерак... Ай ерак...

Ярату кыен ул ерактан.

Иртәгә йолдызым булырсың,

ә бүген яратып йоклатам.

Йолдызлар сүнәләр,

Ай тона.

Бәхетле җаннарга туа таң.

Иртәгә таңнарым булырсың,

ә бүген яратып уятам.

Бүгенгә

Ай да бар, таң да бар,

Аен да, таңын да югалтмам,

ә бүген яратып уятам.

Мин сине яратып уятам.


Имәннәр әле көтә

Җирдә бер тылсым бар сыман,

ачылган бөтен яме.

Каеннар яшелгә чумган,

имәннәр шәрә әле.

Яз икән инде, яз икән,

дөньясы шуңа чибәр.

Китмәскә килгән яз икән,

бөреңне ачып җибәр.

Салкыннар килеп орынса,

яфраклар туңмас микән?

Сабыр итәргә тырыша

имәннәр шуңа икән.

Каеннар инде яшәргән,

имәннәр әле көтә.

...Көтсәң дә, көтмәсәң дә бер -

яз ул килә дә китә.


Каен урманында җәй башы

Әле җәйнең башы гына.

җилләрнең дә саф чагы.

Әле җәйнең яшь вакыты.

Каеннарның ак чагы.

Күп тә кирәк түгел икән

адәм балаларына,

чыгып китсә кырларына,

урман, далаларына

үзгәрә дә куя кеше.

(Кая китә ваклыклар?)

әллә каян килеп җитә

онытылган шатлыклар.

Ак булып керә күңелгә

аклыгы каеннарның.

Таралып киткәндәй була

мәңгелек кайгыларың.

Болытлы булса күкләрең

каеннар тараталар.

Дөньяларга тагын бер кат

сокланып караталар.

Рәхәтләнеп карап торам

каеннар аклыгына.

Ниләр җитә шунда тапкан

самими шатлыгыңа?!

Тагын бер сөенеп куям:

әле һаман бала без;

табигатьтә туганбыз да,

табигатьтә калабыз.

Шаулый урман җәйге җилдә,

шаулары шомлы түгел.

Каеннарның баш июе

хәсрәтле-моңлы түгел.

Шаулый каен урманнары,

шауларын җилләр ала.

Ала да җилләр, җыр итеп

безнең күңелгә сала.


Әни

Тавышлары булмаса да,

әллә каян ишетәм:

аяк очларына басып

керә әни ишектән.

Уянмасын ди ул мине,

таң йокысын бүлмәсен.

Күзләремне йомып ятам,

уянганны күрмәсен.

Куанып ятам әнинең

исән-сау көннәренә.

 

...Аяк очларына басып

су сибә гөлләренә.

Атасы, дип, балалар, дип,

үзе дә сизми бугай,

аяк очларында йөрде

гомере буе шулай.

Тыңлап ятам:

мин әнинең бар

гомерен ишетәм.

...Аяк очларына басып

чыга әни ишектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев