Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ил өчен туалар малайлар

Лениногорск районы, Мөэмин-Каратай авылыннан Таһир Шәмсуаров шигырьләре.

Ил өчен туалар малайлар

Әти-әнинең шатлыгы,

Көтелгән зур бәхет бит алар.

Кичә дә бүген дә шулай ул,

Ил өчен туалар малайлар.

 

Бу җирдә ватанның барлыгын

Тәпиләп киткәч тә тоялар.

Элгечтәге хәрби киемне

Кияргә ашыга малайлар.

 

Җиңү алып кайткан бабасын

Ел саен еш искә алалар.

Һәйкәлләр яныннан узганда

Баш иеп үтәләр малайлар.

 

Белегез, унике ай буе

Керфек тә какмыйлар аналар.

Тик исән-имин кайтыгыз,

Сагындык, көтәбез малайлар.

 

Мәңгегә бирелгән вәгъдәләр

Йөрәкнең түрендә яталар.

Тиң ярлар онытмый солдатын,

Ярата сөйгәнен малайлар.

 

Кичә дә, бүген дә ул шулай,

Ватанның терәге бит алар.

Тарихтан алынды бу сүзләр

Ил өчен туалар малайлар...

7.10.2019


Ерактагы якын бабам

 

Мәрмәр таштан укыйм исемеңне,

Бик сагынам сине мин менә.

Ерак бабам шундый якын миңа,

Җиңү алып кайткан илемә!

 

Мин сурәтен кулга алам аның,

Ерак әби көтә бүген дә.

Ап-ак чәчле улы - бабай елый

Елына бер җиңү көнендә.

 

Сиңа, миңа аяз күкләр теләп

Чит туфракта башын салган ул

Батырлыгы эзсез югалмаган,

Хәтерләрдә мәңге калган ул!

 

Кочагыңа килә сыенасым,

Бүген минем шундый чакларым.

“Өйгә кайт!” – дип хатлар язар идем

Үткәннәргә барса хатларым.

 

Мәрмәр таштан укыйм исемеңне,

Бик сагынам сине мин менә.

Ерактагы якын бабам минем

Җиңү алып кайтты илемә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев