Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гомерем буе нидер көтеп яшим...

Рөстәм Зәкуан шигыре.

Гомерем буе нидер көтеп яшим:

Таңнар атса - көтәм кичләрне.

Яшь барса да, күңел һич картаймый,

Тыеп булмый җанда хисләрне.

Язлар җитсә, күңел канатлана,

Иярәсе килә кошларга.

Язлардан соң җәйләр кабатлана,

Сафлык эзлим ап-ак кышларда.

Көзләр килеп, сары яфрак коеп

Түшәсә дә безнең эзләрне.

Муллык чоры көзен авылларда,

-Мин зарыгып көтәм көзләрне.

Гомер буе нидер көтеп яшим:

һәр фасылы - үзе бер бәйрәм.

Сиңа гына атап язган җырлар

Күңелемдә минем бер бәйләм!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев