Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гомер агышы

Укучылар иҗаты

Алда безне нинди сынау көтә?

Ни язылган безнең тормышка...

Дөнья авырлыгын иңгә салып,

Яшәп булыр төсле картлыкта?

 

Тормыш сынауларын җиңеп чыгып,

Яши алырбызмы бәхеттә?

Көне-төне эшләп һәм тир түгеп,

Ут(ы)рып торырбызмы тәхеттә?

 

Байлыкларны җыя калсаң әгәр,

Яратмасаң туган ягыңны

Бу дөньяда яши алырсыңмы

Югалтмыйча булган иманны.

 

Күңелләрнең бар сафлыгын саклап,

Яклый алып булган уеңны

Әйтә алып туган фикереңне

Яши алырсыңмы?.. Әйт шуны!

 

Ег(ы)ла калсаң, талган вакытларда

Хәлең бетсә барган юлыңда,

Ярдәм итәр кеше табылырмы

Син яшәгән аек тормышта.

 

Чит-ятлары ярдәм итәрләрме?!

Булышыйк дип ялгыз бер җанга,

Мәрхәмәтле була белик, диеп,

Атламаслар алар бу данга.

 

Бәхет өчен җирдә ни кирәк соң?

Алтын таумы,әллә байлыкмы?

Бары бер сүз, җылы бер караш та,

Матур итәр яшәр тормышны.

 

Яңгырдан соң һәрчак кояш чыга

Нурга күмеп барлык дөньяны.

Кайгыдан соң һәрчак шатлык килә

Бәхетләргә каплап сагышны.

 

Инде менә күп сынаулар үтеп,

Менеп җитеп биек үрләргә,

Җыелырлар бик күп дус-туганнар:

“Яратабыз!” – диеп дәшәргә.

 

Никадәрле биек менсәң дә син,

Тәгәрәрсең кайчак түбәнгә.

Шул чагында син күрерсең, дустым,

Таянырга мөмкин кемнәргә.

 

Менә шунда  уйланырсың, Кешем,

Гомер үтә инде син аңла.

Янәшәңдә изге затлар булыр:

Әткәң, әнкәң һәм дә ул –Алла...


Актаныш районы, Теләкәй мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь Күңелемдә шигырь туды

2
X