Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гөлләр, гөлләр...

Шагыйрь Роберт Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туа. Озак еллар агроном булып эшли. Шигырьләрендә дә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла.

Мәхәббәт чишмәсе - Нәкыйп Кашапов

Гөлләр,гөлләр...
Алар—зур юаныч,
Илһам бирә безнең күңелгә.
Шуңа ахры, алар өчен урын
Һәрбер өйнең иң-иң түрендә.

Тик гөлләргә карап,назлау кирәк,
Назлаганда алар тиз үсә.
Бигрәк тә, җан җылыңны биреп,
Кулың белән сыйпап уздисәң.

Җан җылысы эзләп алар гүя,
Дөнья буйлап җирдә таралган.
Гөлләр—чәчәк,хатын-кызлар кебек,
Яратырга бары яралган.

Гөл янына килсәң эндәшмичә,
Сөйләшмичә китмә бер вакыт!
(Мәхәббәт ул-ике яктан була),
Алар тыңлый тып-тын яратып.

Безнең карашларны тоеп алар,
Сөйләшәдер бәлки,кем белә?...
Гөлләрдән бит, якты бер нур булып,
Безнең җанга җылы бөркелә.

Моңсу чакта алсу гөлләр күрсәк,
Күтәрелеп китә күңелләр.
Сагышланган ялгыз минутларда
Матурлана шыксыз бу көннәр,

Гөлләр белән көн дә сөйләшегез,
Су сибегез, торып иртәрәк.
Сүзсез генә алар серләшерләр,
Карасагыз назлап,иркәләп.

Көрәк төш күргән - Рөстәм Мингалим

Әгәр китсәгез...

Еракларга китсәң,саубуллашып,
Бәхилләшеп кит син, аннан соң...
Дөнья бит ул—аны белеп булмый,
Үкенечләр берүк калмасын!

Киткән чакта тыңла кошлар җырын,
Күңелеңә сеңеп калсыннар.
Сагынганда җанны назлый торган
Бу җырдарда моңлы тылсым бар.

Чит җирләргә китсәң,озак йөрмә,
Көткәннәрне уйла, аннан соң...
Син онытма,туып үскән нигез
Соңгы чиктә үзенә тартасын!..

Дусларың гына булсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роберт сәлахиев