Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дөньяны мин үземчә күрәм!

Бүген даими авторыбыз Гөлфизә Кәлимуллинаның туган көне. Котлыйбыз!

ҮЗЕМЧӘ КҮРӘМ
Төрле-төрле сурәтләргә
Тутырам альбом битен.
Могҗизалы бу дөньяны
Кайчак аңлавы читен.

Ат төшерсәм танымыйлар,
Бу бит чын ишәк, диләр.
Тик нишләптер, сыер кебек,
Тора ул күшәп, диләр.

Зур сакаллы, ак мамыклы
Кәҗәмне сарык, диләр.
Шундый сарык буламыни,
Шулкадәр арык, диләр.

Эт оясы диләр, өйне,
Тауларны кораб, диләр.
Нигә алар тере кебек
Торалар карап, диләр.

Әле менә сурәтемдә
Җилнең чәчләрен үрәм.
Аңламыйсыз, бу дөньяны
Мин бит үземчә күрәм.

АБЫЙ БҮЛӘГЕ
Башымда абый бүләге –
Йолдызлы зәңгәр берет.
Истәлегем булсын диеп,
Калдырды миңа биреп.

Мин дә, олы абый кебек,
Ил чикләрен саклармын.
Туган илне, газиз җирне
Дошманнардан яклармын.

Бәлки, хәрби кеше булып,
Армиядә калырмын.
Әти, әни, туганнардан
Сәлам хаты алырмын.

Әлегә тик өйдә генә
Мин уйныйм солдат булып.
Ә әнием карап тора
Күзләренә яшь тулып.

...Башымда абый береты,
Агач мылтык кулымда.
Үсеп җиткәч, илне саклар,
Әни, кече улың да.

БӘЙРӘМ КӨНЕНДӘ
Җитте бит бәйрәм,
Ял ит, әнием.
Өстәл әзерли
Бүген әтием.

Яңа киемнәр
Кичен киярбез.
“Бәйрәмең белән
Котлыйм”, – диярбез.

Әти өздереп
Гармунда уйнар,
Көйгә кушылып,
Матур җыр җырлар.

Кулларың бүген
Эштән бушасын,
Бар эшләреңне
Миңа кушарсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев