Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Чиста шәһәр

Нәниләргә кичке әкият.

Шәһәр әкренләп йокыдан уянып килә иде.
Кошлар сайрый, саф һава...
Кинәт «Брр-брр» дигән тавыш ишетелде. Бу тавышны Чүп җыю машинасы чыгара иде. Кояш белән ул да йокысыннан торган һәм эшкә дә керешкән. Кичә генә тирә-юньне җыештырып чыгарган иде, ә бүген тагын бөтен җирне чүп баскан.
«Вжжж!» дип Такси выжылдап килде:
— Хәлләр ничек, Чүп җыю машинасы?
-  Яхшы, - диде тегесе моңсу гына. - Кичә генә бөтен җирне җыештырган идем, инде тагын күпме чүп чәчелгән.
- Шулай шул. Кешеләр ялкауланды, чүп савытына барырга иренәләр, чүпне җиргә генә ташлыйлар. Булышыр идем дә сиңа, эшкә ашыгам шул, дустым, — диде Такси һәм эшенә китеп барды.
Чүп җыю машинасы да выжылдавын дәвам итте. Башта шәһәр эчен җыештырды, аннары паркларга күчте. Эшен бетергәч, арып-талып, гаражына йокларга китте.

Менә тагын яңа көн туды. Кошлар сайрый, саф һава...
Тик бүген Чүп җыю машинасы эшкә чыкмады. Ул авырып киткән иде. Көне-төне эшләгәнгә, аның моторы ватылды. «Минсез нишләрләр инде, шәһәрне кем чистартыр?..» - дип уфтанды ул.
Тик кешеләр Чүп җыю машинасының юклыгын сизмәделәр дә. Әти-әниләр, сабыйларын балалар бакчасына илтеп, эшләренә юнәлделәр. Эштән соң балалары белән урамда, паркларда йөрделәр. Төрле чүп-чарны җиргә ташлап бардылар. Туңдырма, кәнфит кәгазьләрен, сок савытларын җил очыртып, тәгәрәтеп уйнады.
Тагын биш көннән шәһәр чүпкә күмелде.  Инде кошлары да сайрамый, һавасы да саф түгел иде аның. Шәһәр халкы урамда җыелды. Шунда бер бабай болай диде:
-  Әйдәгез,  бүгенге  көннән  башлап  шәһәребезне чиста тотыйк. Шәһәрне бергәләшеп чистартыйк. Балаларны да чисталыкка өйрәтик.
- Ә чүп савыты ерак булса нишләргә? - дип кызыксынды бер кечкенә малай.
- Ә син чүпне кесәңә тыгып тор, - дип җавап бирде бер кыз. - Мин гел шулай итәм. Кәгазьне бер дә җиргә ташламыйм.

Барысы бергә шәһәрне чистартып бетергәч, кешеләр, Чүп җыю машинасы янына барып, аны төзәттеләр, юдылар, чистарттылар.
— Без бөтен чүп-чарны җыйдык. Хәзер безнең шәһәребез чип-чиста.
— Чыннан дамы? - дип сорады Чүп җыю машинасы, гаҗәпләнеп.
—  Әйе, без бергәләп бөтен паркларны, урамнарны чистарттык. Иртәгә шәһәрдә чүп күрмәссең, - диделәр әти-әниләр, балалар.

Шул көннән бу шәһәр иң чиста һәм матур шәһәргә әйләнде.
Кошлар сайрый, саф һава...
Чүп җыю машинасы ял итә, таксилар чаба...

Рәмилә Китабова.

Бу кызык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев