Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Чакыру

Мин сезне  кунакка  чакырам- очрашып торабыз  бик сирәк.

Мин сезне  кунакка  чакырам-

Очрашып торабыз  бик сирәк.

Хисләрем дөрләгән  чагында

Кушылып янарга  сез  кирәк.

 

Мин сезне  кунакка  чакырам-

Ваемсыз  яшәүләр онытылсын.

Кузгатып оеган  гамьнәрне,
Тамырга  сихерле  моң  тулсын.

 

Мин  сезне  кунакка  чакырам-

Килмичә  калмагыз,  мин көтәм.

Наз кушып, сөюем дисбесен

Бер тезәм  җыр итеп,  бер  сүтәм.

 

Мин  сезне  кунакка  чакырам-

Ут өстик  сүрелгән  йөрәккә.

Миңа да,   сезгә  дә  җитәрлек-

Җырларым  өләшәм  бүләккә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев