Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Борау

Шәүкәт Галиев шигыре.

Сорамадым соравын,

Алдым бабай боравын.

Нинди файда эшлисе

Кайда нәрсә тишәсе?

 

Күреп җирдә ятканын,

Тиштем шома тактаны.

Ә аннары капканы.

 

Кем уйган ишек, диеп,

Җайлы соң ничек, диеп

Йөрерләр бал кортлары,

Бакчада бит йортлары.

 

... Җиләс һава керсен дип,

Өф-өф итеп өрсен дип,

Тишеп чыктым бишекне,

Тәрәзә һәм ишекне.

 

Бигрәк нык икән мичкә,

Тиштем бит көчкә-көчкә.

Сиптереп торгач шулай

Су алырга бик уңай.

 

Борауны борам, борам,

Борам, остара барам!

Боравымны кулдан алып,

Колкны борды бабам...

 

Эшлисең дә эшлисең,

Ә рәхмәт ишетмисең!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев