Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әбләев хикмәтләре: «Аптыраган инде»

Тәбәнәк буйлы, туптай йомры гәүдәле, бакыр чәчле бу малай – минем авылдашым.

Мин ялга кайткан саен, әллә каян сизенеп, яныма керә дә җитә. Тел бистәсе дисәң дә, тел бистәсе инде. Дөнья хәлләре турында сәгатьлар буе сөйләшеп утырырга мөмкин. Болай җитди күренә үзе. Тик кысынкы күзләренең вакыт-вакыт хәйләкәр елтыравы, сөйләшкәндә сипкелле битендә пәйда булган шаян елмаюы аның ара-тирә шукланып алырга да тартынмавы хакында сиздерә иде. Кыскасы, бик үзенчәлекле малай ул. Ә бүген нигәдер үзен сәер тотты. Кул биреп күреште дә, урындыкка мыштым гына барып утырды.

Хәлләрең ничек, ахирәт? Йә, сөйләп җибәр!

Ул кинәт көрсенеп куйды, аннары бәләкәй кулын селтәп:

– Әй, нәрсәсен сөйлисең инде аның. Тормышмыни бу? – дип, теләр-теләмәс кенә җавап бирде.

Мәктәптә бер-бер хәл килеп чыкмагандыр бит, бик боек күренәсең?

Ул шактый вакыт эндәшмичә уйланып торды, урындыгын шыгырдатып, борынын тартып куйды.'

Аптыраган инде. Түзәрлегем калмады, диде ул, ниһаять, кулларын зурлар кебек тезенә куеп.

Ялындырып торма. Бушат хәсрәтеңне, дускай!

– Әгәр дә берәрсе, ул бик шук малай, тәртип бозарга ярата, дисә, ышанмагыз. Миннән дә тәртипле укучы юк ул. Анламыйлар гына. Укытучы апа атлаган саен: «Әбләев, син кайчан акылга утырасың? Классны артка сөйрәүдән туктамасаң чиреккә икеле чыгарам бит, белеп тор!» дип колак итен ашый. Җитмәсә, класстагы кызлар да, хулиган, дип күзне ачырмыйлар. Мин гаепле түгел, абый. Нишләгәнемне үзем дә сизми калам,  чын менә! Әнигә дә, укытучы апага да шул хакта әйтеп караган идем, кая ул... Синең фокусларыңнан гарык булган инде, дип кырт кисәләр.

Күрше малае, зарыннан бушангач, бермәлгә гөнаһсыз күзләрен миңа төбәде.

Әйе, ахирәт, эшләрең шәптән түгел икән синең. Гаепсездән гаепле булып йөрү кыен шул. Әмма мин бер нәрсәне аңлan бетермим: ничек ул сәер хәлләр үзеннән-үзе, синең ихтыярдан башка килеп чыга соң?

«Их, абый, син дә анламыйсыңмыни», дигәндәй, күршем бакыр башын селкеп алды да, үзе белән булган сәер хәлләр турында бәйнәәйнә сөйләп бирде. Ә мин аларны сезгә җиткерергә булдым, дусларым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев