Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бүлешмибез!

Илдар Хәйруллин хикәясе.

Кич җи­тү­гә, ин­же­нер Әф­лә­ту­нов кеч­ке­нә ма­лае бе­лән дә­рес әзер­ләр­гә утыр­ды. Укы­ту­чы бу юлы Вә­дүт­кә өй эше итеп мәсь­ә­лә чи­шәр­гә ку­шып җи­бәр­гән иде.

– Ме­нә, улым, күз ал­ды­на ки­тер, ку­лың­да биш ал­ма, шу­ның өче­сен күр­ше ма­лае Ина­рис­ка бир­сәң, үзе­ңә ни­чә­се ка­ла? – дип со­ра­ды, мәсь­ә­лә­не бул­ды­ра ал­ган­ча га­ди­ләш­те­рер­гә ты­рыш­кан Әф­лә­ту­нов.

Бә­лә­кәй Вә­дүт җа­вап эз­ләп уй­га бат­ты. Кү­ре­неп тор­ган­ча, аның олы­лар­га хас җит­ди­лек бе­лән бу мәсь­ә­лә­не чи­шәр­гә азап­ла­нуы йө­зе­нә бә­реп чык­кан иде.

– Ә ул ал­ма­лар кем­не­ке? Без­не­ке­ме, әл­лә чит ил­не­ке­ме? – дип со­ра­ды ул, ни­һа­ять, бик озак уй­лап тор­ган­нан соң.

– Ал­ма, ал­ма ин­де ул, си­ңа ба­ры­бер тү­гел­ме? – дип кырт кис­те әти­се.

– Укы­ту­чы апа: «Ү­зе­без­не­ке корт­лы, чит ил­не­кен­дә ра­ди­а­ци­я» ди, бо­лар­ның кай­сы­сы фай­да­лы­рак? – дип кы­зык­сын­ды ма­лай. Би­о­ло­гия фә­не юга­ры класс­лар­да укы­ты­ла, шу­ңа Әф­лә­ту­нов­ның улы бе­лән бә­хәс ку­ер­тып то­рыр­га те­лә­ге дә, ва­кы­ты да юк иде.

– Ал­ма үзе­без­нең бак­ча­ны­кы, юыл­ган һәм чис­та, – ди­де ул, са­быр­лы­гын җуй­мас­ка ты­ры­шып.

– Әти, син уз­ган ел­ны бак­ча­да яшел гру­ша ашат­кан­да да шу­лай ди­гән идең, ә со­ңын­нан ми­нем бе­лән нәр­сә бул­га­нын хә­тер­ли­сең­ме?

– Хә­тер­лим, улым, хә­тер­лим, ниш­ләп хә­тер­лә­мәс­кә, – дип ак­лан­ган­дай ит­те га­е­бен та­ны­ган Әф­лә­ту­нов.

Ал­га та­ба дә­рес әзер­ләр­гә те­лә­мә­гән Вә­дүт бө­тен­ләй кә­җә­лә­нә баш­ла­ды:

– Бу ал­ма­ны бер­кем­гә дә бир­мим, үзем ашыйм, – дип бел­дер­де ма­лай, әти­се­нә чи­ге­нер­гә урын кал­дыр­мый­ча.

Мәсь­ә­лә­гә чи­ше­леш та­ба ал­ма­ган­га бу юлы Әф­лә­ту­нов та уй­га чум­ды. Дө­рес­тән дә, бер уй­ла­саң, ни өчен аның ба­ла­сы үз ал­ма­сын күр­ше ма­ла­е­на би­рер­гә ти­еш, ди? Күр­ше­дә­ге Ина­рик­ның әти­се, ка­я­дыр банк­та уты­ра, эше­нә «д­жип»­та гы­на йө­ри. Ә ин­же­нер Әф­лә­ту­нов­ның бар күр­гә­не трам­вай да ав­то­бус. Ан­нан, Ина­рик­лар га­и­лә­се җәй­ге ял­ла­рын һәр ел­ны чит ил пляж­ла­рын­да уз­ды­ра, Әф­лә­ту­нов­лар авыл­да­гы бә­рәң­ге бак­ча­сын­да «ко­ло­ра­до» чүп­ли...

Икен­че юлы Вә­дүт­кә без­нең ки­лә­чәк те­ма­сы­на ин­ша язар­га ку­шып кай­тар­ды­лар. Мо­ны ише­тү­гә, Әф­лә­ту­нов җи­ңел су­лап куй­ды. Ма­ла­е­на дә­рес әзер­лә­гән­дә ул тө­гәл фән­нәр өчен җа­вап би­рә, ә ки­лә­чәк ту­рын­да алар­ның әни­лә­ре хы­ял­ла­ныр­га яра­та. Шу­ңа кү­рә, мон­да шик­лә­нер­гә урын юк ке­бек. Көт тә тор, Әф­лә­ту­нов­лар­ның бә­лә­кәй ул­ла­ры ин­ша бу­ен­ча, һич­шик­сез, биш­ле кү­тә­реп кай­та­чак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев