Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Аюкай куян

Ркаил Зәйдулла пьесасы.

Катнашалар: аю, куян, бүре, төлке, керпе.

1

Урман аланы. Җәнлекләр җыелышы.

Төлке. Җәмәгать! Җыелышны башлыйбыз. Соңгы арада безнең уңышлар мондый...

         Куян чабып керә.

Куян (сулышы кабып). А... а...

Керпе. Ни булды, кода?

Куян. Аю килә!

Төлке. Нишләп йөри ул монда?

Куян. А...а.... ачулы!

Төлке. Иптәшләр... Мин ни... Аю патшаны каршы алырга киттем. (Бүрегә.) Бүре! Әйдә, син дә.

Куян. А...а...

Төлке. Нәрсә инде тагын?

Куян. А-авызларын җимерәм, диде. Төлке белән бүренең...

Бүре (куркып). Н-нигә?

Төлке. Мин киттем! (Кача.)

Бүре. Мин дә! Аю патшага табын әзерлим. Куян, әйдә әле минем белән... Син кирәк булырсың. (Тотмакчы була.)

Куян (бер читкә сикереп). Әнә керпене ал.

Керпе. Әйе, күтәреп бар!

         Бүре аягын селки дә качып китә.

Керпе. Куян кода! Без дә качыйк тизрәк. Аю патша бик кырыс.

Куян. Ерак булуың яхшы! (Качалар.)

         Аксаклап аю керә. Аның аягына чыра кадалган. Утырып, чыраны алмакчы була, тик кулы җитми. Ыңгыраша.

Аю. Ы-ы-ы... Бүре! Төлке! Кая олактыгыз?

         Шуышып куян керә.

Куян. М-мин монда...

Аю. Күрмим. Кем син?

Куян. К-ку..ян...

Аю. Кем булсаң да, кил. Табанымнан чыраны тартып ал!

         Куян, сак кына килеп, чыраны ала.

Куян (чыраны аюга сузып). М-менә...

Аю. У-фф... (чыраны атып бәрә.) Нигә ул миңа? Урманны сатканнар, чырасы миңа калган. Кайда бүре? Кайда төлке?

Куян. Качтылар.

Аю. Ә син кем?

Куян. К-ку...ян...

Аю. Куян? Якынрак кил.

Куян. К-ку-р-кам...

Аю. Курыкма! Моннан соң беркемнән дә курыкма. Син мине чырадан коткардың. Нинди бүләк сорыйсың? Мидәл биримме? (Куенын актарып.) Юк икән. Өләшеп бетергәнмен бүре белән төлкегә. Әйдә, мин сине шушы урманга хуҗа итәм.

Куян. Монда бит урман калмады...

Аю. Сиңа җитәр әле. (Уйланып.) Тик...

Куян. Тик?

Аю. Тик син куян гына бит! Куян да булдымы хуҗа?

Куян. Әйе шул...

Аю (башына сугып). Ну баш та миндә! Моннан соң син куян түгел, аю буласың!

Куян (гаҗәпләнеп). Аю?

Аю. Юк, булмый икән...  Аю урманда бер генә булырга тиеш. Закун шундый. Әйдә, син аюкай бул! Аюкай куян! Шәпме?

Куян. Әллә тагын... Начар түгел.

Аю (тантаналы). Моннан соң син шушы чыралык урманның аюкае буласың. Мин әйттем!

         Керпе керә.

Керпе. Мин ишеттем! Рәхмәт, аю падиша. (Куянга.) Котлыйм, аюкай кода.

Аю. Ишетсәң, фәрманымны тарат! Бу тирәлеккә  аюкай куян хуҗа.

Куян. Тыңлыйм һәм буйсынам, аю падиша!

Аю. Бүләкләрне җибәреп тор!

Керпе. Анысын гына беләбез, аю падиша.

Аю (куянга). Минем исемгә тап төшермә, аюкай! (Китә.)

         Бәлеш күтәргән төлке керә.

Төлке. Котлы булсын, котлы булсын! Менә, аюкай, бәлеш алып килдем. Бүген бездә бәйрәм! (Куянга суза.) Авыз ит әле тавык бәлешен. Телеңне йотарсың.

Куян. Кирәкми...

Керпе (төртеп). Аша! Юкса син нинди аюкай?

         Куян ашарга мәҗбүр була.

Төлке. Башта гына уңайсыз ул, аннары өйрәнәсең.

         Чиләк күтәргән бүре керә.

Бүре. Котлы булсын, котлы булсын! Аюкай! Ишеттем дә йөгердем. Туй итәбез хәзер. Менә бер чиләк ит, шашлык ясарбыз.

Куян. Ю-ук! Мин ит ашамыйм!

Керпе. Аша! Юкса син нинди аюкай? Мин хәзер десертка җиләк-җимеш алып киләм.

Куян (эчен тотып). Мин хәзер... (Чыгып йөгерә.)

Бүре. Аюкай!

Төлке. Кадерлебез!

Керпе. Тукта, без дә синең белән! (Куян артыннан йөгерәләр.)

                                      2

         Аланда капкорсак куян утыра.

Куян (авыр сулап). Авыр, авыр аюкай булуы... (Учы белән корсагын сыйпый.)

         Алма тоткан керпе керә.

Керпе. Менә, аюкай әфәнде, алмадан авыз ит әле! Иң кызыл, иң татлы...

         Тырыс күтәреп төлке керә.

Төлке. Менә, кадерле аюкай, сиңа дип иң тәмле, иң эре җиләкләр җыйдым.

         Бүре йөгереп керә.

Бүре. Харап булдык! Урман яна!

Төлке. Нинди урман? Кайда урман?

         Аланга төтен тарала.

Керпе. Алайса мин китә торыйм әле (Китә.)

Бүре. Качарга кирәк!

Төлке. Янабыз! (Качарга җыеналар.)

         Куян да качмакчы була, тик капкорсак булганга йөгерә алмый, егыла.

Куян. Мине монда калдырмагыз!

Төлке. Нишлибез?

Бүре. Калсын!

Куян (елап). Калдырмагыз!

Бүре. Чама белми ашасаң, шулай була ул!

Төлке. Бүре! Тот кылыйның бер ягыннан! Алып китик моны, кирәге чыгар әле.

Бүре белән төлке, куянны ике яктан җитәкләп, аланнан чыгып чабалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев