Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Һаман да бер сүз...

Телен “оныта” әбиләр...

Телен “оныта” әбиләр
Оныклар кайтты исә.
Мәзәктәге кебек хәлләр –
көлке түгел югыйсә.

“Тырманы кем куйды монда?” –
диик тә “айныйк” инде.
Үзебезнең саташуны
соңармый таныйк инде.

Тырмаларны адым саен
таратканбыз. Үзебез!
Кыйблаларны мәгърип якка
каратканбыз. Үзебез!

Чит кубызга биюләрне
яратабыз. Үзебез!
Каралмаган ак йөзебез
каралтабыз. Үзебез...

Әбиләр татарча “белсә”,
үрчемәс “бабушкалар”.
Үзәге нык булган гына
йөремәс авышкалап.

Әбиләр дә “тел яшерсә”,
Оныклардан ни хисап?!
Тук шытымнар, һай, санаулы...
Буш шытымнар – бихисап...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев