Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Абый, үлчәнеп китегез! 

***

Уфада яшәгән чак. Колхоз базары. Мин бик фырт кыяфәт белән узып барам. Берәү эндәшә: 
- Абый, үлчәнеп китегез! 
Мин борылдым да... Бер абзыйга эндәшә икән. Шулай да мин телсез калдым. Ике аяксыз ике кулсыз кеше үлчәм артында утыра. Ул хәер сорамый, ул үлчәнеп китүне сорый. Һәм мин анда бер егеме-утыз кат кына үлчәндем бугай. Авырлыгымны белергә теләүдән түгел, ә шушы кешенең үзен кимсетмәслек шөгыль таба белүенә сокланудан. 
Шушы көннән соң мин интернетта үз китапларымны сата башладым. Комсызлыктан түгел, ә "китап нәшриятында минем китапларны чыгармыйлар", "Бүген татар язучысы беркемгә дә кирәкми" - дип зарланырга теләмәүдән. 
Бүген мин бик күп дәүләт структураларыннан бәйсез булып яшим икән - бу укучыларымның күплеге. Һәм бу татар дөньясында әлегә бер мин генә мактана ала торган әйбер - интернетта минем әйбәт укучыларым бик күп. Ә калганы... Һәм моның бөтен нигезе бер генә нәрсәгә тоташа: 
- Үлчәнеп китегез...


Марат Кәбиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев