Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәхеттер

***

Бер түгел микәнни һавалар,

җирдәме, күктәме аерма?

Фатиха биргәндә әйткәннәр:

илеңнән, ягыңнан аерылма!

Авылның төтенен күрим дип,

каерылып бер карап алганнар.

Чаналар шыгырдап тынганчы,

хатыннар озатып калганнар.

Кагарлар, сугарлар дигәндер,

кәҗәсен читләргә сатмаган.

Иң алдан иманын якласа,

аннары якташын яклаган.

Бүрек тә, бишмәт тә бер тузган.

Юллыкка алмашып катасын,

картузын батырып кигән дә

шакыган авылы капкасын.

Йөргәндер, күп җирләр күргәндер,

шушыннан якын җир тапмаган.

Зимагур әйләнеп кайтса да,

бәхете ияреп кайтмаган.

Бер түгел микәнни һавалар,

аерым, үзгәме җире дә?

Бәхеттер

туу да,

яшәү дә,

үлүдә

үз газиз илендә!

1964

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев