Көмеш кыңгырау

Таркаулык

Психолог киңәше. Таркаулык – психик халәт. Таркау бала күзәтүдә мөһим нәрсәне аера алмый, төгәл тәртиптә яхшы эшли алмый. Таркаулык – дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсе. Бала тәртипкә, башлаган эшен тәмамларга өйрәнгән булса, ул таркау була алмый. Ә ата-анасы балага көн тәртибен бозарга рөхсәт бирсә,  аның онутычан, тәртипсез якларына игътибар бирмәсә, ул әкрен генә таркауга әйләнә. Бу сыйфатлар мәктәптә уку вакытында бигрәк тә ачыклана.

 

Таркау балага укырга авыр, ул укытучының аңлатуын тыңламый, биремнәрне җиренә җиткереп эшли алмый.

Баладагы таркаулыкны ничек җиңергә? Җиңеп чыгу өчен нәрсә эшләргә?

Баланы әрләргә, җәзаларга ярамый, беренче чиратта, көн тәртибен бозмаска өйрәтергә кирәк. Үзенә генә тапшырылган кечкенә йорт эшләре булсын, ул аларны онытмый башкарсын.

Игътибарлылыкны үстерү өчен шартлар төзергә мөһим, һәм баланың игътибарын читкә боручы моментларны юк итергә кирәк.

Мәсәлән: ата-ана баланы игътибарын читкә юнәлдеруе өчен шелтәли, ә үзләре икенче бүлмәдә магнитофоннан  музыка тыңлыйлар. Шул арада бала, музыка тавышын ишетеп, укуларын калдыра, онытыла.

Игътибарлылыкны уен аша күнектереп була.

Мәсәлән, күп итеп вак әйберләрне алып өстәл өстенә тезегез. Бала нинди әйберләр өстәл өстендә булганың истә калдырырга тырышсын. Аннары бу әйберләрнең өстенә кәгазь ябыгыз. Исеме дөрес әйтелгән предмет кәгазь астыннан чыгарыла.

Тагын бер уен. 5-6 уенчыкны рәттән куегыз. Бала күзен йомгач, нинди булса да үзгәреш ясагыз. Күзен ачкач, бала нәрсә үзгәргәнен әйтергә тиеш.

Тәкъдим иткән уеннар өчен күп вакыт кирәкми, ләкин аларның таркаулылыкны җинеп чыгу өчен файдасы бик зур.

Кайчакта баланың таркаулыгын авыру тудыра. Бу очракта сәламәтлекне ныгытырга, ашату – эчертүне, ялны җайларга кирәк.

Таркаулык начар кәеф белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу очракта барысы да гаилә хәле, ата-ананың үзара мөнәсәбете белән бәйле.

Зиля Овчинникова, Чаллы, 9нчы балалар бакчасы педагог-психологы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: