Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яратып яшик туган җирләрне.

Тукай районы балалары иҗаты.

Мин җырларга яратам

Кушылып моңлы баянга,

Яратам мин җырларга.

Туган телнең назлы көен

Бүләк итәм дусларга.

 

Кошлар кебек канатланып

Гизәм биек күкләрне.

Кош сайраган, мин җырлаган

Җилкендерә күпләрне.

 

Ашкындыра хисләремне

Изге чишмә агышы.

Җырла, – диеп, дәшеп тора

Челтер-челтер тавышы.

 

Эмил Камалов, Теләнче Тамак мәктәбе, 4нче сыйныф.

 

Акбай

Акбай белән без күптәнге дуслар,

Ул мине гел ялап ярата.

Койрык болгый-болгый янда йөри,

Кая барсам, шунда озата.

 

Бәләкәй көчек иде кайчан гына,

Шыңшыр иде аяк астымда.

Ялагай малай кебек калыр иде

Мин мәктәпкә киткән чагында.

 

Үсте инде Акбай, зур эт булды,

Чып-чын сакчы хәзер өйдә ул.

Чит-ятларны шундук сизеп ала,

Бер туктамый һау-һау өрә ул.

 

Алия Фәсхетдинова, Круглое Поле мәктәбе, 9нчы сыйныф.

 

Дәү бабам

Мин яратам дәү бабамны,

Ул шул бик олыгайды.

Колагы да катыланды,

Хәтере дә югалды.

 

Тик шулай да шаянлыгы белән

Һәр кешене җәлеп итә ул.

Төрле маҗаралы хәлләр сөйләп

Һәммәбезнең күңелен күрә ул.

Бабам кебек үткен телле кеше

Юктыр әле күрше-тирәдә.

Бабамны мин бик тә хөрмәт итәм –

Минем өчен ул зур түрә лә.

Алия Фәсхетдинова, Круглое Поле мәктәбе, 9 сыйныф

 

Бүләк

Бик сорагач, туган көнгә

Көчек алып кайтты абый.

Күзләре төймә кебек,

Үзе аклы-каралы.

Тотышы гел ут кына,

Барыбыз да яратты.

Бар да миңа әйтәләр:

«Миңа бир дә, миңа бир».

Ә бит бүләкнең хуҗасы –

Бәхәссез мин икәне.

Фатыйма Закирова, Иштирәк мәктәбе, 1нче сыйныф.

 

 

Бәләкәй бозау

Әбиләр алып кайтканнар

Бик бәләкәй бер бозау.

Сәлам бирде безне күргәч,

Койрык болгап бу бозау.

 

Көне буе икәүләшеп

Бозау белән уйнадык.

Печән бирдек, су эчерттек,

Яратып һич туймадык.

Данис Абзалов, Теләнче Тамак мәктәбе, 2нчы сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев