Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Түрдән уз, яз, рәхим ит!

Карга бураннары белән, Алтынчы март көненнән Язның хәбәрчеләре – Кара каргалар килгән.

Карга бураннары белән,

Алтынчы март көненнән

Язның хәбәрчеләре –

Кара каргалар килгән.

Төс-кыяфәтләр – килешле:

Ялтырап торган кием.

Ап-ак карда кара карга:

– Яз китердем! – дип йөри.

Ала карга, аптырап,

Якын дустына карый.

Сагынганнар бит бер-берсен,

Кайтканнар әле ярый.

Бездән кышның әле бер дә

Китәсе килми кебек.

Яз җиткәнен дә чамалый,

Тик карлар куя өеп.

Кара карга, тыныч кына

Яңгырлар алып килде.

Бер көн эчендә карларны

Суларга әйләндерде.

Менә әйтеп кара язны

Каргалар китерми, дип.

Гөрләвекләр җыры белән

Түрдән уз, яз, рәхим ит!

Роза Әмирова, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, «Безнең кызлар» әдәби түгәрәге укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЯЗ

2
X