Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Сәер “икеле”

Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда, булган ди бер хәл. Ул хәлне мин сезгә хәзер сөйлим.

Дәнис исемле малай шатланып мәктәптән кайтып барганда, таудан шуарга уйлады.

Сумкасына атланып, иптәшләре артыннан шуып китте. Берзаман караса: иптәшләре юкка чыкканнар! Менә шул вакытта гаҗәеп бер хәл булды: җир ачылды һәм Дәнис шунда шуып кереп китте.

Шуннан соң аның күзләре томаланды, тагын тау башына килеп чыкты! Бу хәл тагын кабатланды. Өченче тапкыр шуганда, Дәнис сикереп калды.

Дәнис сикергәч, аяк астындагы кар бата башлады!

- А-а-а-а, - дип кычкырып җибәрде ул. Һәм үзенең классында уянып китте!

Укучылар эчләре катып көләләр:

- Уяндыңмы!

Укытучы Дәнискә:

- Хәйруллин, тактага чык! Өй эшен аңлат, - диде.

Дәнис такта янында ыкы-мыкы килеп басып торды һәм “икеле” алды.

Менә шундый хәл булды Дәнис белән. Шуннан соң ул гел дәресләрдә игътибарлы булды, чөнки аның тагын бер “икеле” аласы килми иде.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Шәмсевәлиев Рүзәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев