Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Себердән килгән кунак

Төн буена котырган буранның иртән тыны да чыкмый иде.

Ты­ны бул­ма­са да, үз ар­тын­нан эш­не шак­тый кал­дыр­ган бу­ран­кай. Күз ач­мас­лык кар­лы җил ир­тән­гә бар дөнь­я­га кар өеп кит­кән.

Тыш­ка чык­кач, ку­лы­ма кө­рәк алып, эш­кә ке­реш­тем. Шул­чак баш очым­да шау-шу кил­гән кар­га­лар­га кү­зем төш­те. Кар­га хал­кы юк­ка ту­зын­мый, бер-бер хик­мәт бар­дыр дип, ти­рә-юне­мә күз йөр­теп чык­тым. Әһә, мог­җи­за кар­шым­да икән бит. Мин­нән ерак тү­гел, бер чи­тән­дә ак­сыл төс­тә­ге озын кой­рык­лы яба­лак уты­ра иде. Әл­бәт­тә ин­де, иң бе­рен­че эш итеп, ке­сә те­ле­фо­ным­ны алып, аны фо­то­га тө­шер­дем. Ма­тур кой­рык­лы ку­на­гым мин­нән бер дә ку­рык­ма­ды. Кү­зен яр­ты­лаш йо­мып утыр­ды да утыр­ды.

И би­ча­ра­кай, кай як­лар­дан ки­леп эләк­тең соң син без­гә дип, аның бе­лән чү­кер­дә­шеп ал­дым. Мин­дә кар кай­гы­сы да кал­ма­ды. Бу кош ту­рын­да тиз­рәк бе­леш­мә туп­лый­сым кил­де. Йө­ге­рә-йө­ге­рәөй­гә ке­реп, өй­дә бул­ган ки­тап­лар­ны ак­та­рыр­га то­тын­дым һәм ки­рәк­ле мәгъ­лү­мат­лар­ны тап­тым.

Бу – озын кой­рык­лы яба­лак Урал һәм Се­бер як­ла­рын­да яши икән. Аны шу­лай ук Тын оке­ан, Охот диң­ге­зе, Са­ха­лин, Ко­рея яры­мут­ра­вы, Кы­рым, Кав­каз тау­лы ур­ман­на­рын­да да кү­рер­гә мөм­кин. Соң­гы ел­лар­да Та­тарс­тан як­ла­рын­да да оч­ра­ту­чы­лар бул­ган икән. Алар кат­наш ур­ман­нар­да яши­ләр. Яба­лак­ның буе хәт­та 70 сан­ти­метр­га ка­дәр җи­тә ала. Озын кой­рык­лы яба­лак­лар семь­я­лы­гы ки­ме­рү­че­ләр, ба­ка, елан, бө­җәк­ләр, кош­лар бе­лән тук­ла­на.

Ку­на­гы­ма бик шат­лан­дым. Кыз­га­нып та куй­дым. Ки­чә­ге көч­ле бу­ран­да адаш­ты ми­кән әл­лә? Бәл­ки ары­ган­дыр, хәл җы­еп уты­ра­дыр. Бе­раз­дан ул очып кит­те. Ә мин баш­ла­ган эшем­не бе­те­рим дип, яңа­дан кө­рәк ал­дым. Ка­ра­сам, ку­на­гым та­гын кил­гән, мин аңа ипи бе­лән көн­ба­гыш бир­дем.

Хә­зер бак­ча­га чык­кан са­ен шул чи­тән­гә күз тө­ше­рәм. Лә­кин куп­шы яба­ла­гым бү­тән кү­рен­ми.Ярар, икен­че ел­га бәл­ки та­гын ки­леп ку­нар әле. Сез­гә дә хә­бәр би­рер­мен!


Ди­на­ра Сит­дый­ко­ва, Мөс­лим ли­цее, 5Б сый­ны­фы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хикәя табигать язма укучылар иҗаты

2
X