Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мең-мең йолдыз, мең-мең кояш Әнием кочагында

Яр Чаллы шәһәрендәге 3нче урта мәктәбе укучылары яза. Укытучылары – Ләйсән Мирзаяновна, Рәсимә Шәйхетдиновна.

Ка­дер­ле әни­ем

Иң ка­дер­лем – әни­ем,

Си­ңа ба­ры из­ге те­лә­гем.

Үсеп җит­кәч, зур бул­гач,

Бу­лыр­мын мин те­рә­гең!

Ка­де­рен бе­лик әни­ләр­нең,

Иң га­зиз­лә­ре­без алар!

Әни өчен ал­тын­нан да

Ка­дер­ле бит ба­ла­лар!

Арс­лан Их­са­нов, 3А сый­ны­фы.

 

Иң йом­шак кул­лар

Ела­сак та, авыр­сак та,

Әни без­нең яны­быз­да.

Әни­нең йом­шак кул­ла­ры,

Бар чир­дән арын­ды­ра.

Әни­ләр – иң якын без­гә,

Иң ка­дер­ле ке­ше­ләр!

Без бә­хет­ле алар бул­гач,

Рәх­мәт Сез­гә әни­ләр!

Ка­ме­лия За­ки­ро­ва 3Б сый­ны­фы

Әни­е­мә

Сүз­ләр җит­мәс күр­сә­тер­гә,

Си­нең ты­рыш­лы­гың­ны.

Без­гә ба­гыш­лан­ган­сың, әни,

Үзең­нең тор­мы­шың­ны.

 Ди­на­ра Ну­рул­ли­на, 3Б сый­ныф.

 

Та­я­ны­чым

Бе­лә­сең­ме, әни, бер көн дә

Яши ал­ма­быз син­сез.

Син дөнь­я­да иң ка­дер­ле,

Иң ки­рәк­ле ке­ше­без.

Бө­тен дөнь­ям­ны җы­лы­та

Си­нең кү­ңел җы­лы­сы.

Син­дә ге­нә­дер, әни­ем,

Йө­рәк­ләр­нең олы­сы.

Без­нең кай­гы-бор­чу­лар­ны

Юк итә бе­лә­сең син.

Без­нең өчен бө­тен кө­чең

Би­рер­гә дә әзер син.

Әни­ем һәр­чак яным­да,

Та­я­ны­чым, те­рә­гем.

Ыша­ны­чың­ны ак­лау­чы

Ба­лаң бу­лу те­лә­гем.

Гөл­шат Ха­фи­зо­ва 6А сый­ны­фы уку­чы­сы.

 

Укы­ту­чы да ул

Ми­нем әни­ем – Рәм­зия,

Һө­нә­ре – укы­ту­чы.

Ту­ган җир­гә, ту­ган тел­гә,

Мә­хәб­бәт уя­ту­чы.

Их­ти­рам­лы укы­ту­чы,

Ягым­лы әни дә син.

Һәр ба­ла­га ти­гез итеп,

Кү­ңел на­зын би­рә­сең.

Ба­ла­лар­ның кү­ңе­ле­нә,

Тап­кан­сың ту­ры юл­ны.

Тор­мыш юлы­на чы­гар­дың,

Йөз­ләр­чә кыз һәм ул­ны.

Әни­ем ми­нем  өчен син,

Иң-иң ка­дер­ле ке­шем!

Хөр­мәт­кә ла­ек хез­мә­тең,

Юл­даш – һәр­бер ки­ңә­шең.

Рәх­мәт әни­ем – укы­ту­чым,

Аң-бе­лем бир­гән өчен.

Ях­шы тәр­бия би­рү­гә,

Кыз­ган­мый­сың бар кө­чең.

Илү­зә На­си­ро­ва, 6Б сы­ны­фы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев