Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әлмәтем

ТАССРның 100еллыгы бәйгесенә

Әлмәтем минем, нурлы Әлмәтем,

Багышлап сиңа язам шигырем.

Күз алдымда үсәсең,

Күп мактаулар аласың.

 

Табигатеңә синең сокланам,

Матурлыгыңа һәрчак таң калам,

Тырыш халкыңнан

Мин үрнәк алам.

 

Әлмәтем минем, яшә син мәңге!

Яңадан-яңа яула үрләрне.

Яратып яшик

Туган җирләрне.

 

Гимназиям

Әлмәттә бит бер генә –

Гимназиям ул минем.

Укырга һәм тәртипкә

Өйрәтүчем ул минем.

 

Абруйлы укытучылар

Бирә безгә белемне.

Төрле яктан ачабыз

Һәр көнне үзебезне.

 

Безгә рәхим итегез!

Туган телне бозмагыз,

Саклагызчы сез аны!

Дус һәм тату булыгыз!

 

Сабантуй

Шәһәремнең түрендә –

Матур тау итәгендә,

Бик күркәм бәйрәмебез

Сабантуй үткәрелә.

 

Ерактан килә кунаклар,

Чакырыла җырчылар.

Яшь атларда узышалар,

Көч сынаша батырлар.

 

Баганага да менәләр,

Ваталар чүлмәген дә,

Капчык киеп йөгерәләр

Елмая йөзләре дә.

 

Иң күңелле җәйге бәйрәм –

Сезгә дөресен әйтәм.

Килегез сез дә бәйрәмгә,

Кунак булырсыз бездә!

 

Диана Фәрхетдинова, Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев