Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хә­тер­ли­без!

«Без - тынычлык чоры балалары» бәйгесенә

«Төзәлмәс яралар»

Ба­бам ис­тә­ле­ге

Ми­нем ба­бам Мин­һа­җев Кы­я­мет­дин Мин­һа­җет­дин улы Бо­ер­ган авы­лын­да ту­ган. Ул – Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны, Ле­нинг­рад бло­ка­да­сын өзү­дә кат­наш­кан.

Бло­ка­да­ны өзү­дә кат­наш­кан

900 көн һәм төн­гә су­зыл­ган бло­ка­да ва­кы­тын­да дош­ман шә­һәр­гә 150 мең сна­ряд, 102 мең ян­дыр­гыч бом­ба һәм 5 мең ча­ма­сы фу­гас – зур җи­мер­геч көч­кә ия бом­ба таш­лый. Бло­ка­да чо­рын­да шә­һәр 1 млн ча­ма­сы югал­ту­лар­га ду­чар бу­ла, күп ке­ше ач­тан үлә. 1941 ел­ның 22нче но­яб­рен­дә Ла­до­га кү­ле аша Ле­нинг­рад­ка яр­дәм ки­лә. Боз өс­тен­нән үт­кән әле­ге юл «Тор­мыш юлы» дип ата­ла. Ми­нем ба­бам Ле­нинг­рад бло­ка­да­сын өзү­дә күр­сәт­кән ба­тыр­лы­гы өчен 1943 ел­ның 11нче ию­нен­дә «Ле­нинг­рад обо­ро­на­сы өчен» ме­да­ле бе­лән бү­ләк­лә­нә.

Са­бан­туй­га ча­быш­кы­лар әзер­лә­гән

Су­гыш­тан сы­ңар аяк бе­лән кайт­кан ба­бам­ны кол­хоз­га ат­лар ка­рар­га ку­я­лар. Ә ат­лар­ны су­га­рыр­га ул авыл ур­та­сын­нан агып тор­ган чиш­мә­гә ки­лә тор­ган бул­ган. Ба­бам го­ме­ре буе са­бан­туй­лар өчен ча­быш­кы­лар әзер­лә­гән. Аның ча­быш­кы­ла­ры ти­рә-як авыл­лар­да һәр­чак бе­рен­че кил­гән­нәр. Кы­ям ба­бам­ның Ду­най һәм Днепр ку­ша­мат­лы ат­ла­ры да бул­ган. Чөн­ки Кы­ям ба­бам үзе дә шул җир­ләр­дә су­гыш юлы уз­ган, шун­да яра­ла­нып, сы­ңар ая­гын кал­ды­рып кайт­кан.

Кы­ям чиш­мә­се

Авыл­даш­лар аның ис­тә­ле­ге итеп чиш­мә­не «Кы­ям чиш­мә­се» дип йөрт­кән­нәр. Күп­тән оны­тыл­ган, бал­чык-таш кү­меп бе­тер­гән чиш­мә­не ка­бат эз­ләп та­бу­чы, аңа җан өрү­че авыл­даш­ла­ры­быз Мир­за­нур Әх­мәт­гә­рә­ев, Гай­нел­хә­мәт Ха­җи­ев, Мө­дә­рис абый­лар­га авыл хал­кы бик тә рәх­мәт­ле. Авыл­даш­ла­ры­быз­ның  из­ге­лек­лә­ре үз­лә­ре­нә мең рәх­мәт бу­лып әй­лә­неп кайт­сын, ә чиш­мә­без Кы­ям ба­бам ис­тә­ле­ге бу­лып һәр­чак чел­те­рәп агып тор­сын!

Ил­наз Шәм­сет­ди­нов, Ту­кай ра­йо­ны, Бо­ер­ган мәк­тә­бе, 13 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - тынычлык чоры балалары