Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күңелең матур булса

Күңелдә шундый матур уйлар, аяк асты да рәхәт, кар буталмый. Кышкы көн булса да, көне салкын түгел. Болытлар төшеп китәм инде дигән кебек, салынып торалар. Гүя аларга шундый авыр, ярдәм сорыйлардыр төсле.

Иртәгә каникуллар һәм минем туган көнем! Әниләр туган көнемә нәрсә бүләк итерләр икән? Кыш бабайга копьютер сорап хат язган идем инде. Теләгем үтәлеренә бик ышанам, зур әйбер сорасам да.

Күңелле генә ашыкмыйча өйгә кайтып барганда, юлда кар түмгәген күрдем. Ул шундый түм-түгәрәк иде, әйтерсең аны кул белән ясаганнар. Кешеләр таптамасын инде, кызганыч бит дип уйладым да, юл читенә алып куйдым һәм юлымны дәвам иттем. Шулчак арттан берәү:

– Рәхмәт! – диде.

Мин артыма борылып кардым, беркем юк. Колагыма ялгыш ишетелгәндер дип уйладым да юлымны дәвам иттем.

–Мине үзең белән ал әле! –ди теге тавыш. Мин кабат борылдым. Карасам, теге түмгәк кар бабайның башы икән бит һәм ул миңа эндәшә иде. Менә кызык! Әбием “Артык күп укырга ярамый, һавада да йөрергә кирәк, саташасың инде укып”, дия иде. Саташам бугай, үземне чеметеп куйдым. Ааай, авырта! Димәк, чынлап ишетәм. Бу сөйләшә торган түмгәкне кулыма алдым да:

–Син сөйләшә дә беләсеңмени? – дип сорадым.

Түмгәкнең күзе һәм авызы бар, борыны юк иде. Елмаерга тырышып, җавап бирде:

–Сөйләшәбез, тик безне кешеләр ишетмиләр... –дип авыр сулап куйды.

–Я, әйдә, киттек алайса, кайда барабыз? – дип сорадым. Инде хәзер берни әйтмәс, кешегә әйтсәм, кеше ышанмас “Кар түмгәге сөйләшми, саташкан! Әкият!” диярләр. Юк, ялгышканмын, ул шунда:

–Минем гәүдәмне табарга булышсаң, мин синен теләгеңне үтәячәкмен. Үзем тәгәрәп арыдым инде, –диде.

–Ә кая югалттың соң син гәүдәңне? –дип сорадым мин.

–Тәртипсез малайлар мине гәүдәмнән аердылар, белмим кайда калганын, – дип күңелсезләнде дустым.

Һәм без күптәнге дуслар кебек сөйләшә-көлешә гәүдәне эзләргә тотындык. Бераздан каршыма кулларына тимераяк тоткан сыйныфташым Миләүшә очрады:

–Нишләп үз-үзең белән сөйләшеп йөрисең, әйдә шугалакка киттек! – диде.

–Бу кар бабайның башы, әйдә аның гәүдәсен табабыз! – дип ярдәмгә чакырдым аны.

Шулчак Миләүшәнең йөзендә мыскыллы көлү барлыкка килде:

–Ниндидер җансыз кар түмгәге белән вакыт уздырырга! Кит моннан!

–Аны болай калдырып булмый бит инде, жәллим мин! – дип әйтеп тә карадым. Сыйныфташымның әйткән сүзләре күңелемә ук булып кадалды:

–Җыен юк-барны кызгансаң, вак-төяккә дә булышсаң, зур кеше булмыйсың, бел шуны, – диде дә, соңгы яңалыкларны сөйләргә дип, чаба-чаба китеп барды.

Ник зур кеше булмыйм? Аңламыйм шуны... Кар бабайдан сорарга да өлгермәдем, ул:

–Ышанма аңа! Дөрес әйтми ул! Ярдәмчел, олы йөрәкле кешеләр зур Кеше алар, чын Кеше! Ә түрәләр әхлаксызлыгы аркасында икенче көнне идән юучы да булалар..., –дип, миңа акыл бирә башлады.

Кар бабайның гәүдәсен тапмасам, ясап булса да куям, ә менә теләкне үти ала микән соң ул! Сөйләшә белгәч, үти дә беләдер инде, алдамас. Ә минем теләк бер –компьютер!

Шулай эзли торгач кинәт кар бабаем кычкырып җибәрде:

–Әнә, әнә ул минем гәүдәм! Тизрәк! Тизрәк! –дип ашыктырды.

Чыннан да берничә генә адым алда аның гәүдәсе басып тора иде. Мин башны куйдым да, кар бабай янында гына елап утырган кечкенә генә бер кызчыкка игътибар иттем. Үзе елый, үзе кишер ашый иде. Бу бит кар бабайның борыны! Эх! Инде кар бабай да шатлыгын онытты. Мин бәләкәчтән:

– Ни булды? Ник елыйсың? –дип сорадым.

Кечкенә кызчык яшьле күзләрен күтәрде дә:

–Әнине югалттым..., – дип тагы да кычкырыбрак елый башлады.

–Елама, әниең табылыр, ул сине инде эзлидер, – дидем. Кар бабай да:

–Әйе, табылыр! – дип елмайды. Ләкин кызчык аны ишетмәде дә, һаман елый иде. Аптырагач, дустым:

–Теләк, теләгеңне әйт! – дип миңа эндәште. Мин инде теләгемне оныттым да бугай:

–Бу кызның әнисе табылсын! Теләгем шул, –дидем.

–Теләгең башка иде бит! Мин беләм, – дип әйтсә дә, фикеремне үзгәртмәдем. Кызчыкны җитәкләдем дә, әнисен эзли башладык. Озак та үтмәде, каршыбызга йөгерә-йөгерә бер апа килә. Аның бөтен йөзе кызарган, үзе тирләп пешкән. Баласын күрү шатлыгыннан нишләргә белми иде. Бер кызын кочаклый, бер мине, үзе сөйләнә:

–Рәхмәт сиңа, акыллым! Изгелегең үзеңә изгелек булып кайтсын! Син бик әйбәт кеше, барлык хыялларың чынга ашсын...

Апа баласын кочаклый, үбә калды. Ә мин өйгә таба атладым. Кинәт кар да ява башлады. Болытлар ничектер югарыга күтәрелә сыман, гүя алар бушап калганнар. Ябалак-ябалак кар ява, нинди матурлык! Күңелдә шундый матур һәм изге хисләр уянды. Мин – әйбәт кеше, мин бүген изгелекләр эшләдем. Шундый күңелле уйлар белән йокларга яттым.

Иртән торуыма көн кояшлы иде. Тәрәзәгә карап, кояшка эндәштем:

–Кояш, син кар бабайны эретмә инде! Әле аңа бүген борын куясым бар! –дидем дә аш бүлмәсенә кереп, кишер эзләмәкче идем. Ләкин чыгарга өлгермәдем, күзем өстәлгә төште: өстәлдә өр-яңа компьютер утыра иде. Я ходаем, үтәлгән бит теләгем! Кемгә рәхмәт әйтергә? Кар бабайгамы? Әти-әниемәме? Я булмаса теге апагамы? Рәхмәт барсына да! Теләкләрең үтәлә икән, әгәр күңелең матур булса!


Газизуллина Азалия, 5нче сыйныф укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге, Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбе. (Җитәкчесе: Вагыйзова Гөлия Наил кызы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев