Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Иярттем дә чананы, киттем әле мин тауга.

Чал­лы шә­һә­ре Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче та­тар гим­на­зи­я­се уку­чы­лары иҗаты. Җи­тәк­че­лә­ре: Рә­зи­нә Мө­хи­яр.

Кар

Урам­да ак кар ява,

Яше-кар­ты шат­ла­на.

Һәр ке­ше кар ярат­кан­га,

Ак кар­лар­га ку­а­на.

 

Бө­тен җир­дә ак кар ята,

Кар ява да кар ява.

Бик күп ке­ше кыш яра­та,

Ча­на, чаң­гы шу­ар­га.

 

Бө­тен җир­дә ак кар ята,

Күп­ме ке­ше урам­да.

Кар­лар ява, кар­лар ява,

Кы­шын бик әй­бәт һа­ва.

 

Бө­тен җир­дә ак кар ята,

Чөн­ки ак кыш­лар җит­те.

Кыш кар­ла­рын алып кил­де,

Ба­ла­лар бик сө­ен­де.

Аза­лия Ка­ма­ло­ва, 3Б сый­ны­фы.

Кит­тем әле мин тау­га

Нин­ди ма­тур кыш ки­лә!

Ап-ак ма­мык­лар яу­ган.

Шу­шы ма­мык­лар биг­рәк

Йол­дыз­лар­га ох­ша­ган.

 

Йол­дыз­лар­га кы­зы­гып

Чык­тым мин дә урам­га.

Иярт­тем дә ча­на­ны,

Кит­тем әле мин тау­га.

Ли­лия Хә­ки­мо­ва, 3Бсый­ны­фы.

 

Җил­ләр арып йок­ла­гач

Кар­лар ява, кар­лар ява,

Тук­та­мый­ча ул ява.

Кар яу­га­нын ка­рап тор­саң,

Ак кар­лар сок­лан­ды­ра.

 

Кар­лар явып тук­та­гач,

Җил­ләр арып йок­ла­гач,

Рә­хәт­лә­неп уй­нар­быз без,

Көч­ле бу­ран тук­та­гач.

Сә­ит Нә­си­бул­лин, 4В сый­ны­фы.

 

Шат ба­бай

Ме­нә кил­де Кыш ба­бай,

Бү­ләк­ләр алып кил­де.

Кар-бу­ран­нар ки­тер­де.

Шун­дый сал­кын Кыш ба­бай,

Шун­дый шат ул Кыш ба­бай.

Ми­ла­на Ха­ко­ва, 3Б сый­ны­фы.

 

Чыр­шы

Ки­бет­тән чыр­шы ал­дык,

Әти: «Ма­тур бул­ган!» – ди.

Уен­чык­лар­ны эл­дек,

Шу­ңа да бик сө­ен­дек.

Әди­лә За­ки­ро­ва, 3Бсый­ны­фы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев