Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Иң чын әни

- Алло, исәнмесез? Бу белешмәләр үзәгеме, - дип нәзек тавыш белән нәни бала сорады.

— Алло, исәнмесез? Бу белешмәләр үзәгеме, — дип нәзек тавыш белән нәни бала сорады.

— Әйе, син нидер югалттынмы әллә?
— Әйе, мин әниемне югалттым. Ул сездә тугелме?
— Ә нинди соң ул синен әниеӊ ? — дип сорадылар теге яктан.

— Ул бик матур һәм әйбәт. Тагын әле ул песиләр ярата, - дип тезеп китте ул.

— Әйе, безгә нәкъ менә кичә бер әни шалтыратты, бәлки синеӊ әниеӊдер ул. Ә син каян шалтыратасыӊ?
— Мин балалар йортыннан...
— Ярый. Без әниеӊне, һичшиксез, синең яныӊа жибәрербез . Көт яме...


Ул — иӊ әйбәт һәм иң матур әни, йомшак бер песи баласы тотып, балалар йорты тупсасында тора иде. Ана назына сусаган Әмир:
— Әни! Әнием минем!. — диеп, бар көченә кочаклап та алды...
... Кечкенә Әмир, бу юлы да, үз тавышыннан үзе уянып китте. Мондый төшләр соӊгы вакытта бик еш керә аӊа. Менә тагын мендәр астыннан яшь кенә бер хатынның бөтәрләнеп беткән фотосын тартып чыгарды. Аңа бик озак итеп карап торды. Бу фотоны ул, урамга һава суларга чыккач тапкан иде. Хәзер аны Әмир куз карсыдай саклый, ул бит аның әнисенең фотосы. Эңгер-менгерне тамчылап йота-йота, кабат черем итеп алды. Ул арада болытларны ерта-ерта сары көзнең саран кояшы тирә-юньгә төште. Бүлмәдәге Әмир кебек сабыйларның баш түбәләреннән сыйпап үтте, һәммәсен үбеп уятты...

***

Бу иртә дә башкаларыннан аерылып тормады. Балалар ипләп кенә киенделәр, юындылар. Гомумән алганда, кайсы үзе маташты, ә кайсыларын тәртипкә китерергә тәрбияче апалар булышты. Шулвакыт бүлмәгә икенче кояш кебек елмаеп, балалар йорты директоры Мәүлия Фәрвәевна килеп керде. Гадәттәгечә, Әмирнең дә хәлен белеп, башыннан сыйпап үтәсе иткәндә, кровать аягы янында теге бөтәрләнгән фотоны курде. (Ул төнлә Әмирнеӊ кулыннан шуып төшкән, күрәсең). Мәүлия Фәрвәевна идәннән күтәреп:

— Әмир, бу фото сиӊа каян килде?

— Урамда таптым.
— Ә кем ул? 
— Бу минем әнием,-дип елмайды малай.

— Ул-иӊ матур, иӊ әйбәт һәм песиләр ярата, — дип өстәде.

Мөдир бу фотодагы яшь хатынны шактый тиз абайлап алды. Беренче тапкыр ул бу йортка волонтерлар группасы белән килгән иде. Шул чакта фотосын да төшереп калдыргандыр, курәсеӊ...

Ул вакыттан бирле Алсу бик аз ишекне шакымады. Ул ишекләрнең кайсы ачылып та тормады, ә кайсы ачылды да ябылды. Ә уллыкка алырга рөхсәт бирә торган кәгазьләр бары тик саргая гына бирде. Жирле кәгазь кортлары фикеренчә, аныӊ җитди җитешсезлеге бар иде: аның ире юк...

— Ярар, алайса, ул синеӊ әниеӊ икән, бу эшне бөтенләй үзгәртә,- дип шаяртты Мәүлия Фәрвәевна. Мөдир узенеӊ кабинетына юнәлде. Ә анда телефон арты телефон шалтырады, шулай итеп, көн үзәгенә якынлашты. Кинәт Мәүлия Фәрвәевнаны сискәндереп, ишек шакыдылар.

— Мөмкинме сезгә? — дигән сүзгә борылып караса, ишек тупсасында теге фотодагы яшь хатын тора. Аптыраудан бераз югалып калган мөдир:
— Керегез, кер,- диде.
Кыз бүлмәгә керде дә, мөдир өстәленә калын бер папканы ипләп кенә куйды.

— Менә, — диде ул. — Мин бөтен документларны да җыеп бетердем.

– Нинди документлар?

— Минем чын әни буласым килә, уллыкка алырга телим.
— Яхшы, Алсу. Шулай да мин сиӊа берничә сорау бирергә тиеш. Син бу адымыӊны уйлап эшлисеӊнме? Бала — ул уенчык тугел, ә зур җаваплылык...

— Мин барысын да бик яхшылап уйладым. Кемгәдер начар икәнен белә торып, мин тыныч күӊел белән яши алмыйм.

— Ярар, - дип килеште Мәүлия Фәрвәевна. - Кайчан танышасыӊ килә?

— Мин сайламыйм, менә кемне тәкъдим итәсез, шуны алам,-дип, мөдирнеӊ кузләренә тутырып карады. 

Мәүлия Фәрвәевна йөзендә гаҗәпләнү чалымланды.
— Аӊлыйсызмы,- дип тезеп ките Алсу, — табигатьтә әти-әни баланың үзен дә, җенесен дә сайлап алмый бит. Балаларны нинди бар шулай яраталар. Минем дә чын әни буласым килә.
— Уз тәҗрибәмдә беренче тапкыр күрәм сездәй кешене,- дип елмайды мөдир. — Мин хәтта сезнеӊ кем әнисе буласын да беләм инде. Аныӊ исеме — Әмир, аӊа 5 яшь. Әмирне әнисе тугач ук ташлаган. Сез әзер булсагыз, хәзер алып киләм.

— Әйе, мин әзер.
5 минуттан Әмир бүлмәдә иде инде.

Мөдир:
— Әмир, таныш бул, бу синен әниең,- дип әйткәнен дә көтмичә, Әмир:

— Әнием минем. Мин сине көттем. Килереӊне белдем, чөнки миӊа вәгъдә бирделәр, — диеп, Алсуныӊ кочагына ташланды.
Алсу исә:

— Син минем улым, мин дә сине эзләдем — дип аркасыннан сыйпады, аңа үзе белгән җылы сүзләрен тезеп китте. Соңыннан үз-үзен кулга алып, мөдирнең күзләренә төбәлде:

— Мин улымны кайчан алып китә алам,—диде ул, кыяр-кыймас кына.

— Гадәттә берничә көн адаптациягә бирелә...

— Юк, мин Әмирне бүген ук алып китәм, — диде Алсу.

— Ярар . Иртәгә шимбә. Документларны дүшәмбе эшләрбез, — дип ана белән баланы ишеккә әйдәде.
Бу минутта Әмирдән дә шат кеше юк иде. Ул әнисенеӊ кулын бер минутка да ычкындырырга курка иде. Бөтенесе белән саубуллашып урамга чыккач, Әмир яӊа әнисенә узенеӊ соравын бирергә булды.

— Әнием, син песиләр яратасыңмы?

— Үлеп яратам песиләрне. Минем өйдә алар хәтта икәу,— дип елмаеп, бәләкәчнең кулын кысты Алсу. Әлеге мизгелдә бу икәүдән дә бәхетле кеше җир йөзендә юк иде. Ана белән бала...

Алар күзгә күренмәс җепләр белән бәйләнгән. Чын әнидә генә иң тугрылыклы сизгер йөрәк. Баласының язмышына кагылышлы бер генә нәрсәне дә ана йөрәге ваемсыз үткәрә алмый. Баласы өчен ул утка да суга керә, горур башын да ия,

Ә инде баласының шатлык-куанычлары аның өчен бер дәрәҗәгә әверелә. Балага булган мәхәббәт хисе аның беркайчан да сүнми, сүрелми.

Әйе, дөньяда бәясе үзгәрми торган мәңгелек кыйммәтләр бар. Шулар арасында чын әниләр аерым урынны алып тора. Аларның миһербанын, батырлыгын, мәхәббәтен үлчи торган үлчәүләр кешелек тарафыннан әле уйлап табылмаган. 

Әни! Нинди матур суз бу. Кеше үз гомерендә аны ничә кабат әйтә микән?! Әйткән саен ул суз яңа мәгънә алып килә.

Ә Мәүлия Фәрвәевна тәрәзәгә карап елмайганнан соӊ, зыңгырдатып, телефон төймәләрен җыйды.

— Алло, күкләр канцеляриясенең фәрештәләр бүлегеме? Зинһар өчен яӊа заявка кабул итегез әле. Исеме — Сәетова Алсу. Категориясе — иң югары, балага бәхет бүләк итте.

Мондый очракта нинди бонуслар каралган аңа һәммәсен — чиксез мәхәббәт, барлык башлангычларында уңыш тәэмин итегез. Тагын, билгеле инде, камил әти.... 

Ул кияүдә түгел. Аңлыйм.... Андыйлар сирәк хәзер, әмма бу аерым очрак. 

Аңлагыз... Әйе, тагын мул, җитеш тормыш турында да онытмагыз, баланың киләчәге өчен бу бик мөһим.

Ә-ә-ә, барысын да җибәрдегез инде?! Бик яхшы. Рәхмәт.

Мөдир игътибарын кабат урамдагы балалар тавышы җәлеп итте. Ул трубкасын куйды да, тәрәзә янына килде. Балалар йортының ишегалдындагы һәр куак, һәр агач кояш нурларының алтын нурына манылган иде. Октябрьнең соңгы җылысыдыр инде... Мөдир җилкәсен турайтып, үзенеӊ ак канатларын төзәтте дә балалар артыннан ярым елмаю белән күзәтүен дәвам итте. Бу аның иң яраткан шөгыле иде.

P.S. Ул еллардан байтак вакыт үтте. Әмир инде үзе гаиләле, тупырдап торган ике малае үсеп килә. Аның өчен чын әнкәсе белән балаларының әнисе — иң изге, фәрештәгә тиӊ затлар. Аның бәхете шушы ике ана хәер- догасында. Җәннәт әниләр аягы астында бит. Изгелек чылбыры өзелмәсен иде... Ә биологик әнисе белән ул әлегә очрашмады. Дөнья күрсәтер, кем белә? Әмма Әмир аны күптән кичергән иде инде.

Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Самойлова Лиана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев