Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кем тиде?

4 класста укучы улы Илдарның урам буйлап елап кайткан тавышын Халисә апа абзардан чыгып килгәндә ишетте.

Ишетте дә эченнән генә: 

-И-и, мәктәптә дә әтисез баланы кагалар инде. Әйтер идем әтисен дә... Малайны караусыз калдырып, шәһәрдә икенче көнен кунак булып ята! — дигән уй ялтырап та китте.

Югыйсә, Гаяз абый Чаллыга тракторына запчасть алырга киткән җиреннән, энесе бик кыстагач куна калган иде. Икенче мизгелдә Халисә апа җиңнәрен сызгана-сызгана урамга атылды. Кулдагы тавык йомыркалары кайсы-кая сибелде. Сары күлдәвекләргә чуаркайлар очып кына кундылар.
Тавыш капка төбенә кайтып җиткән иде инде. Илдарның күзләре шешенүдән кысылып беткән, кып-кызыл бите буйлап ике кара сызык юл алган.
— Улым, балакаем, ни булды, кем тиде? — дип үз-үзен белештермичә кычкырды Халисә апа.
— Бәйләнмәле, син дә!
— Улым, әйдә өйгә керик. Киемнәреңне алыштырыр. Тәмле кәнфит белән чәй эчәрсең.
— Бәйләнмә...- дип, калтырана-калтырана шыңшыды Илдар.
— Әйдә, улым, өйгә. Кеше ишетер бит... Көләрләр бит, тагын... — дип, өзгәләнде Халисә апа.
— Син дә ачуны китермә әле, — дип ярсыды Илдар. Тик юл буе елап кайтып, тавышы беткән иде инде аның. Халисә апага да аның сүзләре өлешчә генә барып җитте.
— Кем генә харап итте, улым? Кай җирләрең авырта?! Их, әтиең өйдә булса кирәкләрен бирер иде, — дип, күңеле тулып елап җибәрде Халисә апа.

Әни белән малай бер-берсен кочаклап озак кына елаштылар. Халисә апа бертуктаусыз улының әле башыннан сыйпап, әле аркасыннан сыпырып: «Их, әтиең кайтып җитсә...» дип сөйләнде.
Ниһаять, Халисә апа тынычланды. Илдар да сөйләшә алырлык хәлгә килгән иде.
— Ярар улым, елап торма. Әтиең генә кайтсын, кирәкләрен бирер шуларның. Кайсы? Айратмы, Ирекме, әллә Русланмы?

Илдар:
– Гөлназ! — дип ачыргаланды һәм әнисенең алдына капланды.
— Сания кызы Гөлназмы? Нишләтте улым, нәрсә әйтте?
— Алдады-ы-ы... Дүртенче чиректә икәү бергә утырырбыз диде дә... Бүген синең белән утырмыйм диде...
Бу минутта Халисә апа өчен чирек саен укучыларның урыннарын алыштырып утыртучы укытучы Фираядан да явыз кеше юк иде.

Хаҗиева Алисә, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев