Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

«Чи-чи» маҗаралары

Утырганда без класста, Җөмлә төзеп, тынычлап. Үтеп китте каршыдан Түгәрәк, йомшак бер тычкан. Тынлыктан файдаланып, Ул бераз батырайды. «Чи-чи», «хи-хи» - дип чинап, Бер тишектән югалды. Ярый әле Гөлия Бу хәлләрне күрмәгән. Чебен тимәс чер итеп, Сикергәләп йөрмәгән. Менә икенче дәрескә Кыңгырау чылтырады. Укучылар парта артыннан Үз урыннарын алды. Яңа...

Утырганда без класста,

Җөмлә төзеп, тынычлап.

Үтеп китте каршыдан

Түгәрәк, йомшак бер тычкан.

Тынлыктан файдаланып,

Ул бераз батырайды.

«Чи-чи», «хи-хи» - дип чинап,

Бер тишектән югалды.

Ярый әле Гөлия

Бу хәлләрне күрмәгән.

Чебен тимәс чер итеп,

Сикергәләп йөрмәгән.

Менә икенче дәрескә

Кыңгырау чылтырады.

Укучылар парта артыннан

Үз урыннарын алды.

Яңа дәресне аңлагач,

Балалар тынып калды.

Шул чагында батыр тычкан

Тишегеннән юл алды.

Нәкъ шулвакыт Гөлия

Тычканны күреп алды,

Куркуыннан чиный-чиный,

Коридорга атылды.

Бөтен мәктәпне күтәрде

Гөлиянең тавышы.

Тычкан да куркып качты,

Үз өненә ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев