Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Бер капчык алма

В. Сутеевның «Бер капчык алма” әкияте буенча музыкаль спектакль. Авторы - Габдрафикова Л.Д.

Персонажлар:

Куян

Әни куян

2 малай куян

Кыз куян

Карга

Аю

 Тиен

Керпе

Сукыр тычкан

Бүре

 

I күренеш

Автор: Исәнмесез, кадерле дуслар! Кәефләрегез ничек? Бик яхшы. Ә хәзер без сезгә “Бәләкәч” балалар бакчасының кечкенә артистлары башкаруында “Бер капчык алма” әкиятен тәкъдим итәбез. Уңайлы итеп утырдык, рәхим итеп карагыз.

Урман уртасында бер өй булган. Әлеге өйдә гаиләсе белән куян яшәгән.

Куян өе.Өйдән әни куян һәм әти куян чыгалар.

Әти куян: Иртә җитте, кояш чыкты.

Әни куян: Өйдә бер нәрсә дә юк:

                    Кишер дә кәбестә дә!

                    Нәрсә эшләргә?

                     Балаларыма нәрсә ашатыйм?

Куян: Кайгырма! Зур капчык хәзер алам.

           Урманга хәзер барам,

           Алмалар алып кайтам.

Куян капчык алып, саубуллашып урманга китә.

II күренеш

Урман буйлап бара, җырлый:

Җыр: Бар матур, зур өй.

Анда яши куяннар:

Әни куян, улларым,

Матур кызым һәм үзем.

(Куаклар астыннан гөмбә, җиләк эзли.)

Бер нәрсә дә юк: гөмбә дә, җиләк тә...Балаларым нәрсә ашар?

Кинәт куян алмагач күреп ала һәм шатлана.

Куян шатланып: О-о-о! Алмалар! Алмалар бик күп: зур, кечкенә, кызыл, яшел, сары...

Куян алма җыя һәм бии.

Карга очы килә:Карр! Карр! Бөтен алманы җыеп бетерде. Карр! Карр!

 Очып китә.

Куян:Син нигә кычкырасың?Алма барыбызга да җитә.

Куян капчыкны җирдән сөйрәп, арты белән бара. Ул кинәт аюга бәрелә, куркып җиргә утыра.

Куян: Ой! Исәнме, аю! Аю, син шундый зур, мин кечкенә, мин синнән куркам.

Аю көлә: Ой! Курыкма! Күрсәт әле миңа, капчыгыңда нәрсә бар?

Куян җырлый: Бар матур зур өй.

                             Анда яши куяннар:

                             Әни куян, улларым,

                             Матур кызым һәм үзем.

 Куян капчыктан бер алма ала һәм аюга бирә.

Куян: Мә, аю дус, алма аша. Алма тәмле, баллы.

Аю алманы ашап карый. 

Аю: Рәхмәт, алма бик тәмле! Мин дә алма җыйм әле. 

Куян: Юк! аю дус, миндә алма күп. Мә аша! Алма тәмле, баллы.

Аюга капчыктан алма бирә. 

Аю: Зур рәхмәт, куян! Сау бул! Аю китә.

Тиеннәр килә. 

Куян: Исәнмесез, тиеннәр! Кая барасыз?

Тиеннәр бергә: Исәнме, куян!

Зар.1 тиен: Әй, ямьле дә урманда!

                      Сикерәбез агачта.

                       Чикләвекләр җыябыз,

                        Шаярабыз, көләбез.

Куян: Миңа да  чикләвек бирегез әле, (шалтыраталар) минем дә уйныйсым килә.

Бию көе яңгырый. Куян янына бии-бии 2 тиен килә. 

2 тиен: Куян дус, я сөйлә:нәрсә таптың? Безне дә сыйлачы.

Куян:Мин алма җыйдым. Мә, матуркай алма аша. Мә, йомшаккай алма аша. Алма тәмле, баллы.

Куян капчыктан алып тиеннәргә алма бирә.

Тиеннәр бергә:Зур рәхмәт, куян! Сау бул! Йөгерешеп китәләр.

Музыкага җырлый-җырлый керпе керә.

Керпе: Мин-керпе, мин- керпе.

             Кечкенә, матур керпе.

             Мин гөмбә яратам.

             Ля-ля-ля-ля-ля

             Мин җиләк яратам.

Куян: Исәнме, керпе! Кая барасың?

Керпе: Исәнме, куян! Гөмбә, җиләк җыям.Ә кәрзинем буш. Кәрзинен күрсәтә. Куян уйланып тора.

Куян: Әйеее.... Буш... Мә алма аша. Керпенең кәрзиненә алма сала.

Кинәт “җир астыннан” сукыр тычкан чыга.Сукыр тычкан куллары белән капшап карый.

Сукыр тычкан: Монда кем бар,кемнең тавышы ишетелә?  Сез кем?

Куян: Мин- куян.

Керпе: Мин- керпе.

Сукыр тычкан: Исәнме куян, исәнме керпе! (Исни)Нинди тәмле ис? Алма исе...

Куян: Әйе, алма. Минем гаиләм зур. Алар алма ярата. Мә, алма аша. Алма тәмле, баллы. Куян сукыр тычканга алма бирә.

Сукыр тычкан, керпе: Зур рәхмәт, куян! Сау бул! “Җир астына” кереп китә, керпе дә китә.

Карга очып килә: Карр! Карр!Бөтен алманы биреп бетердең. Балаларыңа  алма кая?Карр! карр! Карга очып китә.

Куян капчыгына карый. Капчык буш. Куян аптырашта кала.

Куян: Эххх! бөтен алманы биреп бетердем. Балаларыма  алма  калмады.Урманга хәзер барам, Алмалар алып кайтам.

Куян китә.

Куян җырлый: Бар матур зур өй.

                             Анда яши куяннар:

                             Әни куян, улларым,

                             Матур кызым һәм үзем.

 

III күренеш

Урман. Алмагач төбендә бүре йоклый.Куян килә.

Куян:Җирдә алма калмаган.

       Агачтан алма җыям. (алмаларны коя.)

Бүре уяна, җырлый:

Мин- бүре, мин- бүре,

Зур, усал, соры бүре.

Мин куяннар яратам.

Бер кабам да һәм йотам.

Бүрене күреп, куркып кала.

Бүре: Әәә, куян.  Нигә мине уяттың?

Куян: Алма кирәк. Минемм гааиләәм зур. Алар алмааа ярата...

Бүре: Мин куян яратам!

Куян тиз генә бүренең башына буш капчыкны кигертә.Бүре белән куян йөгерешеп китәләр.

IV күренеш

Автор: Менә кич тә җитте. Куяннар әтиләренең кайтканын көтеп кайгырып утыралар. Куян өе.

 Әни куян кайгыра, балалар да кәефсез.

Әни куян: Балалар, әкият сөйлим. Тыңлагыз: “Урман. Урманда бер өй булган.”

Ишек шакыган тавыш.

3 куян шатланып: Әти кайтты, әти кайтты. Шатлыктан сикергәлиләр.

Әни куян:Кем анда?

Тиеннәр: Бу без- тиеннәр. Без урманда сезнең әтиегезне очраттык. Ул безгә алма бирде. Менә сезгә күчтәнәч.

Тиеннәр  куян балаларына чикләвек, ә әнигә кәрзин бирәләр.

Барысы бергә: Рәхмәт!(бию тиеннәр, куяннар.) Китәләр.

Тиеннәр: Сау булыгыз, куяннар!

Әни куян:Сау булыгыз!

 Ишек шакыйлар.

3 куян шатланып: Әти кайтты, әти кайтты. Шатлыктан сикергәлиләр.

Әни куян: Юк, балалар, бу- керпе. Син урманда куянны очратмадыңмы?

Керпе килә:Әйе, күрдем. Ул миңа алма бирде. Менә сезгә күчтәнәч. Кәрзин бирә һәм китә.

Әни куян: Рәхмәт, керпе!

Керпе: Сау булыгыз, куяннар!

Сукыр тычкан оясыннан чыга.

Әни куян:Балалар, бу нәрсә? Тссссс!

Сукыр тычкан килә:Куян монда яшиме?

3 куян шатланып: Әйе, әйе!

Сукыр тычкан: Менә сезгә күчтәнәч. Сукыр тычкан яшелчә бирә.

Китә.

Куян балалары :Ура! Ура! Кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге...(җыялар кәрзингә салалар, тычканга чокырга карап әйтәләр.) Рәхмәт!

Сукыр тычкан:Сау булыгыз, куяннар1

Куян балалары: Сау бул!

Әни куян:Әтиебез һаман кайтмады! Эхх!

Куян балалары елый.

Әни куян:Ризыклар да күп җыелды:кәбестә, кишер, кыяр... Балалар, ашыйсыгыз киләме?

Куяннар балалары:Әйе, килә!

Әни куян: Әйдәгез, әтиегезне көтеп, өстәл әзерли торабыз. Син, улым, ашъяулык алып кил. Син, кызым, чынаяк алып. Син, бәләкәч, тәлинкә алып кил.  Өстәл әзерлибез: чынаяк куябыз, тәлинкә куябыз. Балалар, өстәл янына утырыгыз. Тиздән әтиегез кайта, ә сез кишер ашый торыгыз.

Куяннар балалары: Кишер, тәмле1

Әни куян: Ә мин сезгә җыр җырлыйм:

Бар матур бакча

Анда яши куяннар:

Әти куян, улларым,

Матур кызым һәм үзем.

V күренеш

Куян йөгереп керә.

Куян:Бүре килә!Качыгыз! Качыгыз! (калтырыйлар)

Куян балалары качалар.Ишек шакыган тавыш(2 тапкыр).

Аю: Өйдә кем бар?

Аю: Курыкмагыз! Бу мин-аю.  Мин сезгә күчтәнәч алып килдем.

Зур бал мичкәсе бирә.

Куяннар баласы: Рәхмәт аю!Кил монда!

Бүре килә. Ишек шакый.

Бүре: Куян мин сине ашыйм.

Аю:Ах сине, куяннарга тимә!Кит моннан!

Автор: Дуслар, әйдәгез бергәләп аюга булышабыз.Бүрене куркытабыз: аяклар белән тыпырдыйбыз.

Бүре китә.

Күңелле көй яңгырый.

Автор: Дуслар, ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт! Әйдәгез, җәнлекләр килегез монда. Без бүрене куркыттык, куянның гаиләсе дә ач калмады. Дуслык җиңде. Бергәләп дус- тату яшәгәндә генә авырлыкларны җиңеп була.

Бүре килә.

Бүре: Әй, мине оныттыгыз! Курыкмагыз! Менә сезгә алма. Капчыкны бирә.

Барысы бергә:Бүре, бүре кил әле

                            Биеп-биеп кит әле.

Барлык җәнлекләр бергәләп бииләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев