Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Балкып тора өйнең түрләре – Әби бүген икмәк пешергән

Яңа Чишмә кызы Сөмбелнең шигырьләре үзе кебек үк ягымлы, җылы, якты... Укып карагыз әле!

Бәхетем- авылымда

Безнең авыл нурлары

Барсыннан да яктырак.

Безнең авыл көйләре

Барсыннан да моңлырак.

 

Безнең авыл буйлары –

Сихри хәтфә болыннар.

Безнең авыл кырлары –

Дулкын-дулкын басулар.

 

Язын-көзен, кышын-җәен

Күңелле безнең өйдә.

Без бәхетле шат яшибез

Тик туып-үскән җирдә.

 

Песи

Беркөнне безгә бер абый килде,

Песи баласы калдырып китте.

Ул шундый җитез, матур һәм шаян,

Нәни булса да ул бик тә наян.

Тота ул тычкан, калмый бер көн дә,

Мондый шәп песи юктыр беркемдә.

 

Әбием

Әби бүген икмәк пешергән,

Муллык исе сеңгән кулына.

Илләр тыныч, өйләр җылы диеп,

Кибән башын кисә улына.

 

Таңнан торып мичкә яккан да,

Әби бүген икмәк пешергән.

Куанычы чыккан йөзенә,

Гүя таулар төшкән иңеннән.

 

Әби бүген икмәк пешергән!

Кунакка дип мин дә ашыгам.

Кабартмалар суына, тизрәк дип,

Бабам чыгар төсле каршыга.

 

Ничә еллар әбием куллары

Табалардан ипи төшергән.

Балкып тора өйнең түрләре –

Әби бүген икмәк пешергән!

Сөмбел Миргазова, Яңа Чишмә районы, Зирекле лицее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев