Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Аю белән урманчы

 Яшәгән, ди, булган, ди, урманчы. Ул гел урманны саклаган.

Бер кешегә дә урманда агач кисәргә рөхсәт бирмәгән. Берзаман кайтып барганда,аңа аю очрый. Ул аннан куркып, агачка менеп утыра. Өстән карый аю бер кая да китми, агач янына барып ята. Урманчы төшә алмый, аюның киткәнен көтә. Ә аю шунда куна, урманчы да агач башында куна. Иртә белән торса, анда аю юк. Ул шатланып кайтып китә. Ашап эчә дә яңадан чыгып китә. Тагын кайтыр вакыты җитә. Кайтканда, тагын аюны очрата. Бөтен куркуын җиңеп, ул аюга якын килә һәм әйтә: “Әйдә, дус яшибез, икебез бергә урманны явызлардан сакларбыз”,- ди. Аюның тамагы тук булгангамы, ул каршы килми, ризалаша.

  Беркөнне урманчы куян баласының яралы аягын бәйләгән вакытта, аның өстенә черегән агач сынып төшә дигәндә, аю килеп җитеп, аны коткара. Ә икенче көнне урманга аюны атарга киләләр. Урманчы аларны куып җибәрә. Шулай, бер-берсенә рәхмәт әйтеп, тагын да ныграк дуслашып, бүгенге көндә дә матур гына яшиләр, ди.

 

Иминов Кәрим, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев