Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Актаныш районы, Аккүз мәктәбе укучылары яза.

Менә шундый иҗади безнең укучыларыбыз... Берсеннән-берсе матур һәм кызыклы шигырьләр язганнар.

Туган авылым

Туган авылым, туып-үскән җирем

Гади генә, тыйнак, эчкерсез.

Кочагыма минем сыйсаң әгәр,

Кочар идем сине һичшиксез.

 

Авыл уртасыннан аккан елга,

Ярларында үсә бөдрә тал.

Елак талларымның яфрак ярган

Нәфис чагын күреп син таң кал.

 

Тирә-якта уңдырышлы басу,

Шаулап үсә иген-кырлары.

Хәтфә дулкыннарда иркәләнеп,

Тибрәләдер халкым җырлары.

 

Көмеш ай да, йолдызлары белән

Китми кебек безнең авылдан.

Көндезләрен бераз ял итә дә,

Кабат балкый күктә яңадан.

 

Антон Пугачев, 6нчы сыйныф.

 

Әниемә

Әниемне бик яратам,

Тыңлыйм әйткән сүзләрен.

Мәктәптә дә тырышып укыйм,

Эшләшәм өй эшләрен.

Минем әнием бигрәк уңган,

Өлгерә барсына да.

Тәмле-тәмле ашлар белән,

Сыйлый барыбызны да!

Әнием минем – укытучы,

Яхшылыкка өндәүче,

Хөрмәт итә аны һәркем,

Олысы һәм кечесе.

Әнием, бәгырькәем,

Озак яшә, авырма!

Син әйт кенә, апам белән

Без эшләрбез барын да!

Данис Әхмәтов, 2нче сыйныф.

 

Туган телебезне онытмыйк.!

Туган телем минем – татар теле,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Туган телемдә сөйләшәм

Мин дә инде, билгеле.

 

Иң элек, бик яхшы итеп

Өйрән туган телеңне.

Туган телем татар теле,

Сөйләүләре күңелле.

 

Татар барда – хәтәр бар, ди,

Татар ул – гадел халык.

Үз телемдә сөйләшкәнгә,

Яшимен мин шатланып.

 

Горурланып әйтә алам

Мин чын татар кызымын!

Туган телем татар телен

Беркайчан онытмамын!

Айзилә Әхмәтова, 3нче сыйныф.

 

Күрше кызы – Эльвира

Күрше кызы Эльвирага

Гаҗәпләнәм, сокланам.

Шундый күршеләр булганга,

Чын күңелдән шатланам.

 

Энесе елый башласа,

Аның да серен белә:

Ярдәм итә ул аңа да,

Йә елмая, йә көлә.

 

Һәм юата: «Чү, акыллым,

Үсми каласың," – диеп.

Биеп ала каршысында

Матур күлмәген киеп.

Илвина Шәйдуллина, 3нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев