Көмеш кыңгырау

Укучылардан шигъри күчтәнәч

Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең “Каенкай” урман хуҗалыгы түгәрәге әгъзаларының әдәби иҗатыннан кайбер үрнәкләр. Җитәкчесе:Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров

                                Кышкы урман

Ак бәскә төренгән кышкы урман,

Ак кардан сырылган ак келәм.

Каеннарым ак алка кигәннәр,

Кар бөртегеннән ул эленгән.

 

Ак урманда мәңге яшел чыршы,

Тирә якка багып көнләшә.

Кар бөртекләреннән теккән күлмәк,

Мин дә кияр идем, дип дәшә.

 

Әкияттәге шушы матурлыкны,

Күреп туеп булмый беркайчан.

Җан тынычлыгы табырмын кебек,

Хозурлыкка кереп чорналсам...

 

Урманнарга яуган энҗе карлар,

Табигатьнең юмарт буләге.

Ак бәхетләр вәгъдә иткән кышка,

Мин ышанам, ышан йөрәгем.Мавлин Инсаф, 9 нчы сыйныф укучысы

                                      Безнең авыл

Безнең  өчен дөньяның нәкъ

Үзәге ул.

Табигатьнең йөзек кашы-

Бизәге шул.

 

Тора авыл тау астында-

Үзәнлектә.

Юктыр сыман тиңдәшләре

Гүзәлектә!

 

Авылыбызның  кояш баешыннан

Төшә инеш.

Ул урман чишмәләренең

Суы – көмеш!

 

Ерак түгел узган моннан

Патша юлы.

Хәзер инде гөрләп тора

Асфальт юлы.

 

Авыл халкы барып-кайтып

Йөреп тора

Этләре сак: чит- ят килсә,

Өреп тора.

 

Төзелделәр яңа йортлар,

Мәчет,кибет.

Авыл халкы көн күрәдер

 Хезмәт итеп.

 

Тырыш хезмәт кайнап тора

Көндезләрен.

Дәртле җырлар яңгыраты

Тын кичләрен.

 

Янәшәдә шаулап тора

Куе урман .

Өсләрендә уйнап тора

Зәңгәр томан.

 Сөмбел Минһаҗева, 7 нче сыйныф укучысы

 

                                              Юксыну
                                 (бабам истәлегенә)

Һәр ел саен кабатлана килә,
Табигатьтә вакыт агышы.
Тик быелгы көзләр әллә нигә ,
Куңелемә моңлы,сагышлы.

Кошлар инде очты җылы якка,
Каңылдашып,өзеп узәкне.
Артларыннан озатып карап калдым,
Табигать тә сыный түзгәнне.

Күпме каршылыклар,авырлыклар,
Көтә сезне очар юлларда.
Язлар җиткәч сез кайтырсыз очып,
Мин көткәнем юк шул җиһанда.

Иңнәреңә төшкән авырлыклар,
Берсе дә бит эзсез узмаган.
Ятимлеге-сырхау газаплары,
Тормыш җыры белән уралган.

Инде син юк хәзер,теләсәм дә,
Кошлар синсез оя коралар.
Балаларың, туганнарың тели:
Кабул булса иде  догалар.

                              Күчмә кошлар

Күңелле җәй инде артта калды,
Вакыт инде көзгә керергә.
Күчмә кошлар күтәрелде күккә,
Җәйге биләмәләрен күрергә.

Сагышланган моңсу авазлары,
Яңгырады чакырып көньякка.
Сузылдылар көзге кәрван булып,
Зәңгәр киңлек чакыра еракка.

Хәерле юл сезгә,дускайларым!
Исән-имин кайтып җитегез.
Юлыгызда булган киртәләрне,
Урап кына узып китегез.

Арымасын,кошкай,канатларың,
Аерылмасын синнән балаларың.
Килер язда сезне көтеп шигырь язам,
Кипмәсен дә минем язар караларым.


                              Сайрый кошчык
Өй каршында шомыртыма кунып,
Өздереп сайрый бер кошчык.
Ни турында сайрый,җыры нинди,
Кызыксынып тыңлый бер кызчык.

Кошчык сайрый туар таңны мактап,
Гүзәл тормыш теләп һәркемгә.
Нәни кызчык зәңгәр бантик тагып,
Йөгереп килә дустын күрергә.


Аны күргәч кошкай канатлана,
Җырга күмелә дөнья,бар җиһан.
Шомырт чәчәк ата,чишмә челтери,
Үсмер кыз шигырь яза,кил Илһам!

Кошчык җыры,тәрәзәләр аша,
Агылып керә сихри моң булып.
Илебездә үссен гүзәл кызлар,
Һәм егетләр-кыю ир булып!

  Нәзилә Закирова, 9 нчы сыйныф укучысы



 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: