Көмеш кыңгырау

Туган тел кешедә бер генә

Туган тел кешедә бер генә, әни кебек, әти кебек, туган як кебек...

Минем ике апам бар. Алар икесе дә татар мәктәбен бетереп, югары уку йортларына керделәр. Берсе икътисад институтын бетерде, берсе КФУның юридик факультетында укый. Аларның бер генә тапкыр да әти-әнигә кайтып: «Ник мине татарча укыттыгыз?» – дигәннәре юк. Миңа да алар: «Энем, үз телендә фикерли белгән кеше башка телне бик тиз өйрәнә», – диләр. Авылдан киткән татар телле бер генә баланың да мин русча белмим дип әйләнеп кайтканы юк. Киресенчә, дәүләтебезне җитәкләүчеләрнең күбесе авыл мәктәбендә татарча укып чыккан кешеләр. Безнең президентыбыз Рөстәм Миннехановка гына карагыз. Кирәксә русча, кирәксә татар телендә, бер сүз урыс сүзе «кыстырмыйча» сөйләшә.

Өлкәннәр: «Туган телебез бетә, аның кирәге юк», – диләр. Нишләп бетсен, карагыз, телевизорда ТНВ, ТНВ-Планета каналлары, көн буе татарча җырлар яңгырап торган «Мәйдан», «ТМ ТW» каналлары эшли, «Болгар», «Татар» радиолары эшләп тора. Миңа аеруча «Болгар» радиосында Гөлфия апа Мөхәммәтгәрәева алып бара торган «Тел дигән дәрья бар» тапшыруы ошый.

Китапханәдә күпме татар китабы, татарча газета-журналлар. Татар теле өчен җан атып торучы укытучылар, журналистлар булганда ничек инде татар теле бетсен, ди.

Туган тел кешедә бер генә, әни кебек, әти кебек, туган як кебек...


Рузил Зарипов, Яңа Чишмә районы, Шахмай мәктәбе, 5нче сыйныф.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: