Көмеш кыңгырау

Компьютер «колы»

Йосыф мәктәптән кайта да, Яхшылап ашап ала. Аннан бүлмәсенә кереп, Компьютерга «кадала». Бик тә озак уйный ул, Саулыгын да уйламый: Күзләре сукыраясын, Башлары авыртасын. Әбисе әйткән сүзләргә Никтер колак та салмый. Әти-әнисе дә аңа Игътибар итә алмый. Бар, урамга чык, бала, Дусларыңны чакыр син. Интернетта утырганчы, Саф һавада уйна син!

Йосыф мәктәптән кайта да,

Яхшылап ашап ала.

Аннан бүлмәсенә кереп,

Компьютерга «кадала».

Бик тә озак уйный ул,

Саулыгын да уйламый:

Күзләре сукыраясын,

Башлары авыртасын.

Әбисе әйткән сүзләргә

Никтер колак та салмый.

Әти-әнисе дә аңа

Игътибар итә алмый.

Бар, урамга чык, бала,

Дусларыңны чакыр син.

Интернетта утырганчы,

Саф һавада уйна син!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: